ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Татар дөньясы

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына 24 ел тулды

6 июнь 2014, 10:08

Агентлык 1990 елның 6 июнендә КПССның Татарстан обкомы бюросы карары белән оештырылган

  (Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан һәм Россия тормышы турында оператив мәгълүмат бирүче абруйлы һәм профессиональ чыганакларның берсе -  “Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 24 еллыгын билгеләп үтә. Бүген "Татар-информ" агентлыгы белән танылган журналист Леонид Толчинский җитәкчелек итә башлаганга - нәкъ 9 ел.  Мәгълүмат диңгезендә йөзгән "Татар-информ" корабы штурвалы генераль директор Леонид Толчинскийга кадәр Үмәр Богдалов, Римма Ратникова, Рәшит Галләмов кулларында булды,  агентлык үсешенә һәркайсы үзеннән зур өлеш кертте һәм ул бүген дә үсештә. 

19 май - Татарстан матбугаты көненә һәм "Татмедиа" ААҖ филиалы булган “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының туган көненә багышлап, быел 4 июньдә “Казан” гаилә үзәге түбәсенең күзәтү мәйданчыгында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы һәм Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры “Яңалыклар симфониясе” (“Симфония новостей”) акциясенең өченчесен оештырды. Анда “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов: “Республикада мәгълүмат агентлыклары күп, әмма “Татар-информ”да язылган һәр әйбер – чын дөресе. “Татар-информ”ның киләчәктә дә зуррак үсеш алып, Татарстан Республикасының төп мәгълүмат агентлыгы булып калуын телим”, - дигән иде.

Агентлык исә 1990 елның 6 июнендә КПССның Татарстан обкомы бюросы карары белән оештырылган. Документны обкомның беренче секретаре Минтимер Шәймиев имзалаган. ТАССР дәүләт нәшрият комитеты һәм «Пойнт» совет-фин уртак ширкәте тарафыннан үз хисабына яшәгән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, оештырылган көннән бирле,  татар, рус, инглиз телләрендә иҗтимагый, сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни мәгълүмат тәкъдим итә. Асылда, бөтен дөнья татарлары хакында һәм татарлар өчен тиз арада төгәл мәгълүмат җиткерүче үзәк буларак оешкан агентлык бүген, бер яктан, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезне Татарстан белән бәйләүче нәтиҗәле чара булса, икенче яктан, - Татарстан Республикасының куәтле мәгълүмат чыганагы.

Безнең мәгълүматларны республиканың һәм Россиянең йөзләгән әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары, Татарстан Президенты Аппараты, республика Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы, министрлыклар, эшлекле даирәләр һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре дә файдалана. Агентлыкның үз журналистларыннан тыш, Төркиядәге үз хәбәрчесе Рушания Алтай милләттәшләребезнең тормышы һәм шушы республикада Татарстанга, татарларга бәйле үзенчәлекле яңалыкларын тиз арада җиткерү мөмкинлеге табып эшли. Бүген «Татар-информ» сайтында көн саен Татарстан Республикасы һәм рәсми даирәләргә бәйле яңалыклар, республикадан читтә яшәүче милләттәшләргә мөнәсәбәтле хәбәрләр, күренекле сәясәтчеләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең агымдагы вакыйгаларга карашлары, татарстанлыларның көнүзәк мәсьәләләргә кагылышлы уй-фикерләре урын ала.

Искәртеп үтик: быел “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы XVII “Бәллүр каләм – Хрустальное перо” конкурсында “Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары” махсус номинациясендә җиңүче булды, журналистлары төрле иҗади конкурсларда җиңү яулап эшли.

Без 24 ел дәвамында, үз укучыларыбызга оператив һәм дөрес мәгълүмат җиткерү өчен, тырышып эшлибез, республикабыз елъязмасында эз калдырабыз ди саныйбыз. Безнең белән булганыгыз өчен, мөхтәрәм милләттәшләребез, сезгә рәхмәт.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10