ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт, Татар дөньясы

Казан Сабан туенда баш батыр исеменә Әлмәттән Ильяс Галимов лаек булды

21 июнь 2014, 19:15

Батыр исеменә Татарстаннан 100 дән артык егет көч сынашты

 (Казан, 21 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Сабан туенда баш батыр исеменә Татарстан Республикасының көрәш буенча күп тапкыр чемпионы, Әлмәттән спорт остасы Ильяс Галимов лаек булды.

Идел буе районы Тынычлык бистәсе Каенлыгында Үзәк мәйданда Сабан туеның рәсми ачылышыннан соң, милли көрәш буенча ярышлар башланды. Ике келәмдә Казан һәм Татарстан Республикасыннан 100 дән артык спортчы көч сынашты. 13 авырлык категориясендә җиңүчеләр һәм призерларга кыйммәтле призлар тапшырылды. Әлмәттән 37 яшьлек Ильяс Галимов баш батыр буларак тәкә һәм "Лада Калина" автомобиле белән бүләкләнде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10