ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Журналист һәм язучы Заһид Мәхмүди Кукмарага дөя алып кайткан – җирле ММЧ

14 июль 2014, 09:34

Әле бер баш белән генә канәгатьләнергә ниятләми ул

 (Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Кукмара районында дөя дә асрыйлардыр дип кем уйлаган! Бер урында таптанырга яратмаган журналист һәм язучы Заһит абый Мәхмүди анысын да булдырган, белдерә районның “Хезмәт даны” басмасы якташы турында.

“Әле менә дөя алып җибәрдем. Тыныч, акыллы хайван, үзен хөрмәтләгәнне ярата, ачуын чыгарсаң, усал да була. Монысы - ата дөя, ана дөя дә алып кайтачакбыз, өч дөям булса, - шул җитә. Бу хайванның сөте бик файдалы, җиңел эшкәртелә торган продукт булып исәпләнелә. Кино, клиплар төшергәндә дә дөя белән эпизодлар эшләп булачак”, - дип планнары белән уртаклашты ул.

Иҗат эшенә килгәндә, Германиядә немец телендә “Һәркемнең үз юлы” дигән китабы әзерләнгән, диелә әлеге язмада.

Искәртеп үтәбез: Заһид Мәхмүди 1960 елның 4 июлендә Татарстанның Кукмара бистәсендә туган. 1982 елда Казан мәдәният институтын тәмамлаган. 1982-1984 елларда армия сафларында хезмәт иткән. Хәрби хезмәттән кайткач, район газетасы редакциясендә эшли башлаган. Соңрак Татарстан радиосында балалар тапшырулары мөхәррире, «Шәһри Казан», «Авыл» газеталары, «Татарстан» журналы мөхәррире булып эшли. Татарстан Язучылар берлеге каршында чыгып килә торган «Әдәби җомга» газетасында бүлек мөхәррире була.

3. Мәхмүди әдәби иҗатта каләмен район газетасында эшләгән чакта үк сыный башлый. Аның беренче хикәяләре, шигырьләре, поэмалары узган гасырның 80 нче елларында ук дөнья күрә. Озак эзләнгәннән соң, ул, ниһаять, әдәби иҗатта үз юлын таба — соңгы берничә елда халык арасында үзенчәлекле повесть-хикәяләре белән билгеле була. 3. Мәхмүди әсәрләрендә укучыны җәлеп иткән төп үзенчәлек шуннан гыйбарәт — яшь язучы маҗара белән сатира-юморның органик берлеген тудыра алган. Аннары ул чит-ят дөньяларга, планеталарга караганда бүгенге җир тормышы, татар тормышы хакында язуны мәгъкуль күрә. Шуның белән ул Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» әсәреннән килүче сатирик маҗара традицияләрен дәвам итә, дип яза иҗатчы турында kitap.net.ru.

1991-2003 елларда язучының Татарстан китап нәшриятында ”Профессор Мияугөл”, ”Тәмуг чәчәге”, ”Ак болыт”, ”Әче балан” исемле китаплары дөнья күрде. 2003 елның июлендә З.Мәхмүдинең ”Әче балан” дигән романы буенча эшләнгән ”Бүре” радиоспектакле республикабызның каләм ияләре арасында үткәрелгән ”Бумеранг” бәйгесендә иң яхшылардан саналып, махсус дипломга лаек булды.

З.Мәхмүди – 1996 нчы елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10