ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

ТР Милли музеенда Гаяз Исхакыйның үзе исән вакытта басылган китапларын күреп булачак

22 июль 2014, 13:00

Музейда Гаяз Исхакыйга багышланган электрон экспозиция ачыла

 (Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Бүген кичке 4тә Татарстан Республикасының Милли музееенда классик язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйга багышланган электрон экспозиция ачыла. Ул «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы кысаларында эшләячәк.

Күргәзмә «Аяз-Таһир Төркестан Идел Урал» фонды тырышлыгы белән оештырылган. Биредә Татарстан Республикасы Милли музее, А.М. Горький әдәби-мемориаль музее, Татарстан Республикасы Милли архивы, Камал театры музее фондларында сакланган Г.Исхакыйга багышланган материаллар беренче тапкыр күрсәтеләчәк.

Язучының «Гаяз Исхакый: тәрҗемәи хәле һәм иҗаты сәхифәләре» күргәзмәсендә куелган шәхси әйберләре 1997 һәм 2002 елларда ТР Президенты Аппаратыннан ТР Милли музеена тапшырылган. Шул вакытларда Төркиядә яшәгән татар эшмәкәре Әхмәтвәли Мәңгәри хәйрия фонды, аның кызы һәм фондның рәисе Сафия Имре Төркиядән Гаяз Исхакыйның шәхси әйберләрен алып килеп, Татарстанның шул чактагы Президенты Минтимер Шәймиевкә тапшырган иде. Соңрак алар Милли музейга бирелде.

Күргәзмәдә Гаяз Исхакый үзе исән вакытта басылган китапларын һәм Татарстан галимнәренең аның иҗатына багышланган эзләнүләрен күрергә мөмкин. Шулай ук ТР Милли музеена килүчеләр музейда барлыкка килгән яңа экспонатлар белән дә таныша алачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният Минисрлыгының матбугат хезмәте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10