ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Татарстанда алкоголь һәм наркотикларга бәйлеләргә ярдәм итүдә яңа үзәк ачыла

14 гыйнвар 2015, 11:22

Бу проектны ТР мөселманнары Диния нәзарәте тормышка ашыра

 (Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел Татарстанда алкоголь һәм наркотикларга бәйлеләргә ярдәм итә торган терләкләндерү үзәге ачу ниятләнә. Моның белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте шөгыльләнәчәк.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Президенты белән очрашудан соң, хәбәр итте. Шулай ук, кешене ирегеннән мәхрүм итү урыннарында җәзасын үтәп чыгучыларга рухи ярдәм күрсәтә торган фонд булдыру да күздә тотыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10