ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

“KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисади саммиты глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендә ислам финансларының әһәмиятенә багышлана

10 июнь 2015, 12:44

Анда 31 илдән 650ләп вәкил катнашуы көтелә

 (Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). 15-16 июнь көннәрендә Татарстан башкаласында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VII Халыкара икътисади саммиты уздырыла. Чара елдан-ел үсеш ала. Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны, узган ел белән чагыштырганда, арткан. Әйтик, былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килгән булса, быелгы чарада 31 илдән 650дән артык вәкил катнашуы көтелә.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, халыкара эшлекле форум “Конструктив глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өчен ислам финанслары” дигән темага багышлана. Аерым алганда, ислам банкингы финанс системасын гамәлгә ашыру механизмнары һәм перспективалары турында фикер алышу ниятләнә.

“Быел без, ислам банкингы өлкәсендә конкрет мәсьәләләр турында фикер алышу һәм аларны хәл итү максатыннан, шәрәфле кунаклар чакырдык. Алар арасында Ислам үсеш банкы президенты Әхмәд Мөхәммәд Али да бар. Ул – мөселман илләрендә генә түгел, бөтен дөньяда ислам финанслары юнәлешендә мөһим карарлар кабул итүче шәхес", – дип сөйләде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе. Шулай ук, форумда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы секретаре урынбасары катнашыр дип көтелә. "Бүген әлеге оешмага 54 ил керә. Бу, үз чиратында, безнең өчен үзара багланышлар өлкәсендә зур мөмкинлекләр ача”, - диде Талия Миңнуллина.

Агентлык җитәкчесе билгеләп узганча, алдагы еллардан аермалы буларак, быел саммитның күргәзмә экспозициясендә Татарстанның традицион предприятиеләре һәм экспорт мөмкинлекләреннән тыш, аның инвестицион куәтен һәм инфраструктурасын күрсәтә торган сәнәгать мәйданнары, технопарклары да тәкъдим ителәчәк.

Чыгыш ясаучы искәртеп узганча, Татарстан өчен саммит аерым бер әһәмияткә ия. ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов “Россия - ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркемен җитәкли һәм РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән, Россия белән Көнчыгыш мөселман илләре хезмәттәшлеген координацияли. Әлеге төркем эшчәнлеге кысаларында, 10-17 июнь көннәрендә ТРда яшьләр җәйге лагере эшләячәк. Анда 160 кеше, шул исәптән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре вәкилләре катнашуы көтелә. “KazanSummit-2015” форумында алар өчен аерым чара оештырыла, яшьләр үзләренең иң яхшы проектларын саммитның күргәзмә экспозициясендә тәкъдим итә алачак.

Т. Миңнуллина сүзләренә караганда, глобаль чара кысаларында саммитның төп темасына багышланган стратегик форум, шулай ук Ислам икътисады, финанслары һәм банкингы буенча форум, Халыкара сәүдә буенча форум һәм Инвестицион форум уздыру күздә тотыла.

“KazanSummit” – Татарстанга дөнья күләмендә үзен икътисади яктан үсеш алган төбәк буларак танытырга мөмкинлек бирә торган мәйдан. Әлеге чара аркылы безнең турында күпләр белде”, – дип ассызыклады Талия Миңнуллина. Шул ук вакытта, ул форумның республика өчен чыгымлы булмавын билгеләп узды, чөнки анда дәүләтнеке булмаган барлык оешмаларга катнашу түләүле. “Татарстан оештыру-техник ресурсларга гына акча бүлеп бирә”, – диде чыгыш ясаучы.

Саммитның ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендәге оештыру комитеты составына республика министрлыклары, ведомстволары, оешмалары вәкилләре кергән.

 Фотосурәт kazansummit.ru сайтыннан алынды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10