ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан мэры Нью-Йоркта мэрларның дөнья саммитында катнаша

10 июнь 2015, 15:00

Форумда Россияне нибары 1 шәһәр – Казан тәкъдим итә

Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Казан мэры Илсур Метшин Нью-Йоркта уздырыла торган мэрларның VI дөнья саммитында катнаша. Форум барышында ул дөньяның алга киткән шәһәрләре лидерлары белән бергә шәһәр мәсьәләләрен хәл итүнең оптималь ысуллары турында фикер алышты, шулай ук уникаль проект - Хай-Лайн паркына барып, шәһәр мохитендә инновацион яшел зона булдыру тәҗрибәсен өйрәнде.

Мэрларның дөнья саммиты – Рим һәм Сицилия (Италия), Тбилиси (Грузия), Сиань (Кытай), Вулахра (Австралия), Куангнгай (Вьетнам) һ.б шәһәрләрдән 80ләп лидерны җыйган ябык форум. Шуны да билгеләп узу кирәк: биредә Россияне нибары 1 шәһәр – Казан тәкъдим итә.

Оештыручылар билгеләп узганча, саммитта дөньяның иң үсеш алган шәһәрләре лидерлары җыела, бу, үз чиратында, аларга халыкара хезмәттәшлек элемтәләрен ныгыту мөмкинлеге тудыра.

Форум Сингапурның Яшәүгә сәләтле шәһәрләр үзәге, Шәһәр үсеше департаменты, шулай ук Сингапурда 2 елга 1 тапкыр уздырыла торган “WCS” флагман чарасы ярдәмендә оештырыла.

Быелгы саммитның темасы – “Инновацион мөмкинлекләр шәһәрләре”. Чараның форматы “Төзелеш һәм икътисади үсеш”, “Транспорт һәм мобильлек”, “Тотрыклылык”, “Мәгариф һәм көндәшлеккә сәләтлелек” кебек тематик секцияләр кысаларында шәһәрнең актуаль проблемалары турында интерактив фикер алышуны күз алдында тота.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары, мэрны эшлекле сәфәрдә озата йөрүче Иван Кузнецов билгеләп узганча, барлык шәһәрләрнең вәкилләре шәһәр проблемалары өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга әзер. Шул рәвешле, форумда катнашучылар шәһәрне үстерү һәм төзекләндерүнең иң яхшы проектлары белән танышу мөмкинлегенә ия.

“Форумда бөтен дөньядагы кызыклы тәҗрибә үрнәкләре тәкъдим ителде. Шунысы да мөһим: Казанның да күрсәтәсе һәм сөйлисе әйберләре бар. Форумда катнашучылар Татарстан башкаласы үсеше турында кызыксынып тыңлый. Саммит – безнең өчен файдалы хезмәттәшлекләр өчен яңа мөмкинлек”, – диде И.Кузнецов.
Казанның форумда катнашуы аны быел җәен ТР башкаласында уздырылачак Спортның су төрләре бөенча Дөнья чемпионаты кунакларына презентацияләү мөмкинлеген дә тудырды. Илсур Метшин Нью-Йорк мэры Билл де Блазионы һәм дөньяның башка шәһәрләре лидерларын әлеге чемпионат һәм “Мастерс” категориясе ярышлары вакытында Казанга килергә чакырды.

Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10