ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

“KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисади саммиты уздырыла

15 июнь 2015, 10:41

Аның чараларында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнаша

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан башкаласындагы “Корстон” комплексында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең “KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисади саммиты эшен башлады. Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны узган елгыдан күбрәк булып чыккан: былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килсә, быелгы чарада Россия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Казакъстан, Латвия, Әзербайҗан, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Пакьстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сомали, Иран, Малайзия, Бөекбиртания, Люксембург, Италия, Марокко, Палестина, Маврикий, Катар, Нидерланд, Нигерия, Бруней-Даруссалам һ.б. – барысы 45 илдән 746 вәкил катнашырга теләк белдереп теркәлгән. Шушы халыкара чарада илебез һәм чит илләр финанс оешмалары вәкилләре, дәүләт корпорацияләре һәм эре бизнес җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре бар. “KazanSummit-2015” чараларында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Татарстан лидеры әйдәп баручы компанияләрнең инновацион мөмкинлекләре чагылдырылган күргәзмәне карап чыкты. Аннары “Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре инвестицияләре һәм сәүдәсе” эшлекле иртәнге ашы булды.

Быелгы саммитның төп темасы “Конструктив глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өчен ислам финанслары”на багышлана. Шуның белән бәйле рәвештә, перспективалар, ислам банкингын финанс инструмент буларак гамәлгә ашыру механизмнары мәсьәләләре турында сүз барачак. Саммит кысаларында ислам икътисады, финанслар һәм банкинг, халыкара сәүдә буенча форумнар, стратегик форум һ.б. чаралар үткәрелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10