ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов: “Россия Ислам дөньясының потенциалын активрак файдаланырга тиеш”

15 июнь 2015, 12:30

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы “KazanSummit-2015” катнашучыларын эшлекле иртәнге ашта сәламләде

 (Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Россия Ислам дөньясының потенциалын активрак файдаланырга тиеш”, - дип белдерде бүген Казандагы “Корстон” комплексында эшлекле иртәнге аш вакытында ТР Президенты вазифаларын вактылыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

“KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисади саммитының  төп темасы “Конструктив глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өчен ислам финанслары”на багышлана. Шуның белән бәйле рәвештә, перспективалар, ислам банкингын финанс инструмент буларак гамәлгә ашыру механизмнары мәсьәләләре турында сүз барачак. Саммит кысаларында ислам икътисады, финанслар һәм банкинг, халыкара сәүдә буенча форумнар, стратегик форум һ.б. чаралар үткәрелә.

Катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов чараның РФ һәм Ислам дөньясы илләре өчен икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытуда иң төп мәйданчык булуын искәртте. “Татарстан башкаласына “KazanSummit” ка килүчеләрнең һәр кайсына олы рәхмәтемне белдерәм, - диде ул. Аерым рәхмәтен исә Ислам үсеш банкы президенты Әхмәд Мөхәммәд Али Әл Мәдәнигә җиткерде һәм аның Россиягә, бигрәк тә Татарстанга яхшы мөнәсәбәттә булуын искәртте. -Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән сезнең арада мөнәсәбәтләр аеруча да җылы. Сезнең шәхси ярдәмне без һәрвакыт тоябыз”, - диде Р. Миңнеханов.

Татарстан лидеры саммитта күтәрелә торган мәсьәләләрнең бик җитди булуын да ассызыклады. “Безнең сөйләшүләр нәтиҗәле булыр дип ышанам”, - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10