ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мөселманнар Кадер кичәсен көтә

9 июль 2015, 18:41

Ул рамазан аеның соңгы 10 көне арасындадыр

 (Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Мөселманнар өчен айлар арасында рамазан ае, көннәр арасында җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк санала. Кадер кичәсе рамазан аеның соңгы ун көне арасындадыр, ул төгәл билгеләнмәгән. Бу көннәрне гыйбадәт кылып, догалар укып, тәүбә итеп уздырырга кирәк.
“Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк”, - диелә Коръән Кәримнең 97 нче “әл-Кадер” сүрәсенең 3 нче аятендә. Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый. Коръән соңрак егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерелә.

Бу хакта Раббыбыз Кадер кичәсе турындагы аерым сүрәдә ачык аңлаткан: «Иннәә әңзәлнәһү фи ләйләтил Кадр. (Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.) Вә мә әдракә мә ләйләтуль Кадр. (Кадер кичәсенең нәрсә икәнен сиңа аңлатучы булдымы?) Ләйләтуль Кадери хайрум мин әлфи шәһр. (Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк.) Тәнәззәлүл мәләикәтү вәр-руху фиихә биизни раббихим мин күлли әмр”. (Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар.) Сәләмүн һия хәттә мәтләгыль фәҗер.(Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр.)».

Кадер дигән сүз – ул кодрәт дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе – тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Кадер төне мең айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Рәсүлебез (сгв) әйтә: «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», – ди. Шуңа күрә мөселманнар бу кичләрдә, бәйрәм көннәрендәге кебек, мәчетләргә барып, намазлар кылып, садакалар биреп, Аллаһка догалар кылып уздыралар. Ураза тоткан кешеләр Рамазан аендагы ахыргы ун кичнең һәрберсенә игътибарлы булалар. 

Кадер кичәсенең кайбер билгеләре: бу кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләс кенә булыр, төнге күктә йолдызлар атылмас. Шул төн арты кояш нурсыз пакь тулы ай кебек чыгар.

Әмма да ләкин кадер кичәсе, бер шиксез, елга бер мәртәбә Рамазан аенда гына була. Рамазан аеның, чыннан да, кайсы кичәсендә булганын бер Аллаһ Үзе генә белә.

(Язма ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан алынды.)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10