ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстаннан мөселманнар төнлә хаҗ сәфәренә юл алачак

7 сентябрь 2015, 10:49

Казаннан "Turkish airlines" авиакомпаниясе самолетында Истанбулга кадәр очалар, аннары - Согуд Гарәбстаны Корольлеге шәһәре Җәддәгә

 (Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген төнлә, ягъни дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә Казан аэропортыннан 49 татарстанлы “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы буенча хаҗ сәфәренә юл алачак. Изге сәфәргә җыюнучы мөселманнарны имам-мөхтәсибләр һәм хаҗ сәфәрендә булып кайткан тәҗрибәле хаҗилар озата, дип хәбәр итә ТРМДН матбугат хезмәте.

Хаҗилар сәгать төнге 7 сентябрьдә 10.00 дә аэропортта җыелалар, самолет очып китү вакыты – 8 сентябрь дә 2 сәгать 40 минутта.

Хаҗилар Казаннан "Turkish airlines" авиакомпаниясе самолетында Истанбулга кадәр очалар. Аннары - Согуд Гарәбстаны Корольлеге шәһәре Җәддәгә (Мәккәгә якын аэропорт).

Мәккәдә хаҗилар барлык шартлар булдырылган кунакханәгә урнашачаклар. Биредә алар Кече хаҗ – Гомрәгә әзерләнә алалар. Гомрәдән тыш, хаҗилар изге урыннарга экскурсияләргә барачак. Аннары олы хаҗ гыйбадәтләре башлана.

Быел Татарстанна хаҗга соңгы төркем 17 сентябрьдә китәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10