ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Агросәнәгать комплексын үстерү буенча Татарстан-Кытай фонды төзү турында килешү имзаланды

12 октябрь 2015, 17:00

Кытай инвесторлары, аерым алганда, үсемлекчелек, ашлык үстерүдә уртак проектлар төзү белән кызыксыну белдергән

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Харбинда (КХР) 2нче Россия-Кытай ЭКСПОда агросәнәгать комплексын үстерү буенча Татарстан-Кытай фонды төзү турында килешү имзаланды.

Документка Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм "Jinggong International Group Co. LTD" (Кытай) компаниясе башкаручы директоры Лю Хуаньлин кул куйды. "Бүген - тарихи көн. Без Татарстан һәм ил өчен стратегик әһәмияткә ия саналган агросәнәгать комплексына югары технологиляе инвестицияләр өчен юл ачабыз", - дип ассызыклады Талия Миңнуллина.

Элегрәк, 24 сентябрьдә, Казанда ТР Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстан агросәнәгать комплексына инвестицияләүдә махсуслашучы фонд төзү турында игълан ителгән иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2015 елның 15 августында "Jinggong International Group Co. LTD" компаниясе вәкилләре белән очрашу нәтиҗәләре буенча төзелгән эшче төркем әлеге мәсьәләне тикшергән.

Кытай инвесторлары, аерым алганда, үсемлекчелек, ашлык, кукуруз үстерүдә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, терлекчелектә уртак проектлар төзү белән кызыксыну белдергән.

Эшче төркем әгъзасы саналган Талия Миңнулина билгеләп узганча, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы фондтан акча бүленәчәк авыл хуҗалыгы проектларын сайлап алу белән шөгыльләнә. Сүз, иң беренче чиратта, агросәнәгать өлкәсендә югары һәм экологик технологияләрне финанслау турында бара, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына ТР Инвестицион үсеш агентлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү секторы мөдире Искәндәр Әхмәдов.      

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.            


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10