ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан делегациясе I Россия-Пакьстан инвестицион форумы эшендә катнашты

19 ноябрь 2015, 14:55

Республика вәкилләре Россия-Пакьстан хөкүмәтара комиссиясе эшендә катнашалар

 (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан делегациясе сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник эшчәнлек буенча Россия-Пакьстан хөкүмәтара комиссиясе эшендә катнашалар.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Пакьстанда эш сәфәрендә.
Татарстан делегациясе составына “КАМАЗ” ҖАҖ, “Казан вертолет заводы” ҖАҖ, “Казан медицина инструментлары заводы” ҖАҖ, “Казанькомпрессормаш” ААҖ, “Татнефть” ҖАҖ кебек республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре җитәкчелеге вәкилләре кергән.

19 ноябрьдә Татарстан делегациясе I Россия-Пакьстан инвестицион форумы эшендә катнашты, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10