ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Марат Бариев: “Созвездие - Йолдызлык” фестивале уңышының сере – жюриның бәйсезлеге һәм объективлыгы

4 февраль 2016, 14:53

Татарстанда фестивальнең сайлап алу этаплары 31 мартка кадәр була

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). 1 февральдә Татарстанда яшьләрнең “Созвездие - Йолдызлык” XVI республикакүләм ачык телевизион заманча эстрада сәнгате фестиваленең зона сайлап алу этаплары башланды. Аларның 31 мартка кадәр дәвам итәчәге билгеле. Сайлап алу этапларында лауреат дип табылганнар 11-14 апрельдә Казанда уздырылачак суперфиналга чакыру алыр дип көтелә. Фестивальнең йомгаклау концертлары исә 15 апрельдә КФУның “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында, 24е “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында була.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә “Созвездие – Йолдызлык” фестивале генераль продюсеры Дмитрий Туманов шул хакта хәбәр итте. Очрашуда шулай ук РФ Дәүләт Думасының Физик культура, спорт һәм яшләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.

Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате телевизион фестивале республиканың беренче Президенты, хәзер исә Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәер-фатыйхасы белән республикакүләм үткәрелә башлап, хәзер аның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылуын искәртик. 

Быел фестивальнең сайлап алу турлары республиканың 10 территориаль зонасында үткәрелә. Аерым алганда, Казанда алар 1-28 февраль көннәрендә була. Моннан тыш, сайлап алу турлары 1-2 мартта Лениногорскида уздырыла (катнашучылар – Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Азнакай районнары), 5-6 мартта – Сарманда (Зәй, Түбән Кама, Сарман районнары), 9-10 мартта – Яр Чаллыда (Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Алабуга, Менделеевск районнары), 12-13 мартта – Мөслимдә (Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе районнары), 15-16 мартта – Чирмешәндә (Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә, Аксубай, Әлки, Спас, Алексеевск, Чирмешән районнары), 19-20 мартта – Арчада (Теләче, Саба, Арча, Балтач, Әтнә, Биектау районнары), 23-24 мартта – Кукмарада (Питрәч, Кукмара, Балык Бистәсе, Лаеш, Мамадыш районнары), 26-27 мартта – Апаста (Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан районнары), 30-31 мартта – Яшел Үзәндә (Яшел Үзән районы).

Марат Бариев билгеләп үткәнчә, бүген сәләтле, шул исәптән иҗади сәләтле яшьләргә, балаларга ярдәм күрсәтү, шартлар булдыру зарурияте ил күләмендә танылды. Соңгы берничә елда бу юнәлештә бөтенроссия программалары кабул ителә, моңа акча бүлеп бирелә. Телевизион каналларда да сәләтлеләрне ачыклаулауга юнәлтелгән “Голос”, “Танцы” һ.б. яшьләр-балалар проектлары гамәлгә ашырыла. Моннан 15 ел элек илдә боларны берсе дә юк иде, Татарстан исә иҗади сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләсенә системалы рәвештә игътибар юнәлтә башлаган беренче төбәкләрдән булды, дип хәтер яңартты үз вакытында бу эшнең башында торган, республиканың элеккеге яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры. Аның фикеренчә, яшьләр өчен “Созвездие – Йолдызлык” фестивале аякка баскан 2000 елларда булган һәм бүгенге шартларны бөтенләй чагыштырырлык түгел – хәзер республиканың ерак авыл җирлекләрендә яшәүче кызларның, егетләрнең дә сәләтләрен күрсәтергә барлык мөмкинлекләре бар.

“Созвездие – Йолдызлык” фестивале барлыкка килгән көненнән үк Татарстанның барлык торак пунктларын диярлек колачлады, республиканың барлык сәләтле балалары үзләрен күрсәтә алды. Бу Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәменнән башка мөмкин булмас иде – аның мөнәсәбәте район башлыкларын бу хәрәкәттә катнашуга җәлеп итте, республиканың барлык иҗади халкын сискәндереп җибәрде, дип искә алды Марат Бариев. Аның сүзләренчә, фестивальнең уңышлы, озын гомерле булуына уңай йогынты ясаган факторларның берсе – жюриның бәйсезлеге һәм объективлыгы. Яшерен-батырын түгел, фестиваль уздырыла башлаган гына елларда, миңа, министр буларак, конкурста теге яки бу катнашучыга, коллективка ярдәм күрсәтегез әле, дип шалтыратучылар булгалады. Әмма, вакыт узу белән, шалтыратмый башладылар, жюриның объективлыгы баланың социаль статусы, яшәү урынына карамастан, иң сәләтлеләргә генә югарыга үрләргә мөмкинлек бирде. Бу принциплар бүгенгәчә фестивальнең нигезен тәшкил итә дигән өметтә калам. Фестиваль тирәсендә җиңүчеләрне сайлауда объективсызлыкка бәйле эре шау-шу, низагларның булмавы да – моңа дәлил, дип ассызыклады РФ Дәүләт Думасы депутаты. Фестивальнең мөһимлеген һәм мөстәкыйльлеген билгеләп, ул илнең күп кенә төбәкләрендә аңа охшаш чаралар бар, әмма без, проектның генераль продюсеры Дмитрий Туманов белән, инде күптән фестивальне Бөтенроссия хәрәкәте итү теләге белән янабыз, әлегә бу килеп чыкмый, тик без өметебезне өзмибез, диде.

“16нчы тапкыр оештырылачак “Созвездие - Йолдызлык” фестивале балалар, яшьләр, аларның әти-әниләре, укытучылары, гомумән, иҗатка гашыйк барлык татарстанлылар өчен зур бәйрәм булыр дип өметләнәм. Бүген, илдә, шул исәптән республикада күзәтелгән катлаулы иҗтимагый-сәяси, икътисади вазгыятьне исәпкә алсак, мондый балачак бәйрәме әлеге проблемалар турында онытып торырга һәм балаларыбыз, яшьләребез өчен сөенергә мөмкинлек бирәчәк”, – дип йомгаклады сүзен Марат Бариев.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, үз чиратында, бәлки, нәкъ менә кризис чорында яшьләр, гомумән, республика халкы өчен бу төр фестивальләр тагын да зуррак ихтыяҗга иядер, диде. Ул фестиваль җиңүчеләренә акчалата премияләр һәм бүләкләр тапшырылуын искәртеп, былтыр стипендияләр фонды арттырылды, 2015 елга кадәр җәмгысе 17 стипендия тапшырылган булса, хәзер аларның саны – 35, дип ассызыклады. Аерым алганда, фестивальнең Гран-при иясенә 70 мең сум күләмендә акчалата премия каралган, I урынга – 40 мең сум, II урынга – 30 мең сум, III урынга – 20 мең сум күләмендә. Моннан тыш, җиңүчеләр ТР Хөкүмәте ярдәме белән ташламалы шартларда илнең иң яхшы театр вузларының берсенә Россия театр сәнгате институтына (ГИТИС) укырга керү мөмкинлегенә ия. Бүгенгә әлеге уку йортын “Созвездие - Йолдыздык” фестивалендә югары уңышка ирешкән 22 кеше тәмамлаган, республикадан тагын 26 егет һәм кыз укуын дәвам иттерә.

“Балалардан тыш, аларны әзерләгән педагогларны бүләкләү дә мөһим. Аларның иң яхшыларына “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә”, – диде Рөстәм Гарифуллин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10