ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Гүзәл Удачина: “Созвездие-Йолдызлык” фестивале хәрәкәте – бала хокукларын яклауның иң яхшы ысулы”

15 апрель 2016, 23:49

Быел фестивальдә 67 меңләп бала һәм үсмер катнашкан

 

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Казанда “Уникс” мәдәни-спорт комплексында яшьләрнең “Созвездие-Йолдызлык-2016” XVI республикакүләм ачык телевизион заманча эстрада сәнгате фестиваленең беренче зур Гала-концерты уздырылды.

Фестивальнең 1 февральдән 31 мартка кадәр булган зона сайлап алу этапларында җәмгысе 67 меңләп бала һәм үсмер катнашкан, шулардан 23 меңләбе ярымфиналга узган. 11-14 апрельдә Казанда үткәрелгән йомгаклау турларында Татарстанның 45 муниципаль районыннан, шулай ук Россиянең Мәскәү, Әстерхан, Стәрлетамак, Уфа, Ульяновск шәһәрләреннән 4,5 меңләп катнашучы чыгыш ясаган. Быел йомгаклау концертында исә сәхнәгә 1,3 меңләп сәләтле кеше чыкса, элеккеге елларда бу сан 1 меңнән артмаган.

“Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате телевизион фестиваленең ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев хәер-фатыйхасы белән республика күләмендә үткәрелә башлап, хәзер ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, быелдан исә ЮНЕСКО канаты астында да гамәлгә ашырылуын искәртик.

“Созвездие-Йолдызлык” ЮНЕСКОның өзлексез инклюзив белем бирүгә нисбәтле бурычларына җавап бирә торган уникаль фестиваль хәрәкәте булып тора. Ник дигәндә, балалар, кайбер фестивальләр алдыннан кебек, кыска вакыт эчендә генә түгел, ә ел дәвамында шөгыльләнә. Әлегә бу бренд Татарстанда гына бар, һәм моның белән горурланырга кирәк!”, – диде РФның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе концерт башланыр алдыннан журналистлар белән әңгәмәсендә.

Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сүзләренчә, бүген бөтен дөньяда сугышлар баруга, җимереклекләр күзәтелүгә карамастан, ТР Хөкүмәте ярдәме белән республика бәхет оазисының үзәге булып торуы белән мактана ала. Татарстан чәчәк ата, балаларыбыз да бәхетле, дип билгеләп үтте ул.

“Созвездие-Йолдызлык” ел саен абитуриенлар төркеме булдыру өчен шактый материал бирә. Алар, чыннан да, - сәләтле балалар. Фестиваль, анда катнашкан һәр бала өчен, кабатланмас, үзен сәхнәдә бүләкләгән мизгелләрне ул гомерлеккә истә калдырачак, диде Россия театр сәнгате институтының (ГИТИС) эстрада сәнгате кафедрасы мөдире Михаил Борисов.

Тантаналы чарада Кырым Республикасы мәдәният министры урынбасары Исмәт Заатов, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, фестивальнең жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина һ.б. катнашты.

Гүзәл Удачина чара кунакларын, катнашучыларны сәламләп, Татарстанда 16 ел буе “Созвездие-Йолдызлык” иҗади хәрәкәте рәвешендәге уникаль күренеш гамәлдә булуын искәртте. Шул вакыт эчендә фестивальдә җәмгысе 750 меңләп бала һәм үсмер катнашкан, бу бүген республикадагы балалар санына тиң, дип билгеләп узды. Аның сүзләренчә, Татарстанда теләге булган һәр бала, яшәү урынына карамастан, әлеге фестивальдә катнашып, сәләтен күрсәтә ала. Гүзәл Удачина, шундый мөмкинлек бирә торган “Созвездие-Йолдызлык” фестивален республикабызның казанышы, балалар хокукларын саклауның иң яхшы ысулы, дип атады.

“Жюри зур эш башкарды: 67 меңләп катнашучыны тыңлап, карап, иң яхшыларын сайлап алды. Балаларның чыгышлары горурлык һәм республикабызның якты киләчәгенә ышаныч хисләре уята. Бу сәхнә гаҗәеп иҗат юлы башлангычы булсын иде!” – дип, теләкләрен җиткерде Рөстәм Гарифуллин.

Нурия Хашимова да фестиваль дәрәҗәсенең югары булуына басым ясады, республикабызның күп милләтле балалары бик бәхетле, алар үзләрен төрле яклап камилләштерә ала, моның өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган, дип билгеләп үтте.

Бүгенге беренче гала-концерт 2 блоктан гыйбарәт булды. Тамашачыларга 5 дистәгә якын чыгыш тәкъдим ителде. Быелгы фестиваль аерым темага багышланган булмаса да, катнашучылар тормыш матурлыгына, дуслыкка, мәхәббәткә дан җырлады. Шаян номерлар белән беррәттән, үтә дә лирик, күңел кылларын тибрәндерерлек чыгышлар да булды. Әйтик, Зәй шәһәреннән килгән “Улыбка” ансамбле биючеләрнең саны, костюмнардагы төсләр байлыгы белән таң калдырды. Персонажлар арасында чебен гөмбәләре дә, бал кортлары да, кырмыскалар да бар иде. Алар тамашачыны җәйге урман аланына сәяхәт иттерде.

Гала-концертта милли биюләргә аерым урын бирелгән иде. Мөслимнең “Мөслим бизәкләре” бию төркеме “Шома бас” көенә, Зәйнең “Азаль” җыр-бию коллективы “Дубыр-дубая”га сәхнәне дер селкетте. Татар халкының бу көйләре генә түгел, катнашучыларның киемнәре дә, бию хәрәкәтләре дә заманчалаштырылган иде. Арчаның “Сөембикә” бию коллективы исә татар халык биюен Илназ Бахның “Эх, бу дөнья куласа” эстрада җырына башкарды. Миллилекне, шул рәвешле, заманчалаштыру рус биюләрендә дә, аерым алганда, Алабуганың “Камские зори” бию ансамбле, Казанның “Шатлык” җыр-бию ансамбле чыгышларында да ачык чагылыш тапты. Хәер, Нурлат шәһәреннән “Эсперанса” эстрада бию ансамбле бу уңайдан аерылып торды – тамашачыга классик һинд биюен тәкъдим итте.

Гала-концертта катнашучылар татар, рус, инглиз, испан, азәрбәйҗан, әрмән телләрендә җырлар башкарды. Бу, үз чиратында, республикада төрле милләт вәкилләренең үзара аңлашып яшәвен тагын бер кат искәрткәндәй булды.

Гала-концерт ахырында призлы урыннар өчен бүләкләр тапшырылды һәм конкурс лауреатлары махсус призлар белән билгеләп үтелде. Призлы урыннарга лаеклы чыгышлар шулкадәр күп иде, шунлыктан, жюри беренче, икенче һәм өченче урыннарга берничә артистны һәм коллективны билгеләргә карар кылган. Җиңүчеләрне фестивальнең жюри әгъзалары “Беренче канал”ның вокал буенча режиссеры Марина Полтева, ТР җыр һәм бию ансамбленың баш балетмейстеры Раилә Гарипова, “Эфир” телекомпаниясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Дмитрий Пивоваров тәбрикләде.

Гран-при иясе фестивальнең икенче гала-концертында – 23 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында мәгълүм булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10