ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Созвездие-Йолдызлык"-2016 Гран-при ияләре билгеле булды

23 апрель 2016, 21:06

Гран-при ияләренә бүләкләрне ТР Президенты тапшырды

 (Казан, 23 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Вокал" номинациясендә һәм "Хореография" 2016 нчы елның "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваленең Гран-при ияләре булды. Бүген аларның исемнәре Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ачык республика эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең икенче гала-концертында игълан ителде.

Концертны РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башкалар тамаша кылды.

Гран-при ияләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. “Вокал-соло” номинациясендә 17 яшьлек Казан егете Игнат Изотовка тиңнәр табылмады. “Хореография” номинациясендә Гран-при Балык Бистәсеннән “Рапсодия” хореография коллективына тәтеде.

“Бу искиткеч бәйрәм. Менә инде 16 нчы тапкыр ел да бөтен республиканы күтәрәбез. Бу фестивальдә 67 мең бала катнашкан. Бүген исә аларның иң-иңнәре биредә, һәм без аларны котлыйбыз һәм “бик зур рәхмәт Сезгә. Сез – безнең горурлыгыбыз” дибез. Сез үзегезнең муниципалитетларның гына түгел, бөтен республика һәм илнең горурлыгы. Республика Президенты буларак сезгә шуны вәгъдә итә алам: бу хәрәкәткә этәргеч бирдек, бүген һәм киләчәктә дә үстерәчәкбез һәм ярдәм итәчәкбез”, - дип мөрәҗәгать итте йомгаклау концертында Рөстәм Миңнеханов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10