ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Дин

Ураза һәм Корбан гаетләрен бәйрәм итү көннәре турында ТР Президенты Указы чыкты

14 июнь 2016, 12:03

Республика башлыгы указга 11 нче июньдә кул куйган

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Быел Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен билгеләп үтү көннәре тәгаенләнгән. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указ имзалаган.  

ТРның “ТР бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында” законының 1 нче маддәсе нигезендә, 2016 нчы елның 5 нче июле ай календарена туры китереп һәм традиция буенча Ураза гаетен бәйрәм итүнең беренче көне буларак билгеләнгән. 2016 нчы елның 12 нче сентябре - Корбан бәйрәме башланасы көн.

525 нче номерлы указ ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 11 нче июньдә имзаланган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10