ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Мәдәният

Рафис Корбан Язучылар берлеге рәислегенә кандидатурасыннан баш тартты

16 июнь 2016, 16:24

Рәислеккә барлыгы 4 кандидат дәгъва итә

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда ТР Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда алдагы дүрт елга яңа рәис сайлап кую өчен яшерен тавыш бирелә башлады.

Язучылар берлеге рәисе вазифасына соңгы ике корылтай арасында шушы вазифаны биләгән Рафис Корбан, шулай ук Данил Салихов, Рифат Сәлах, Илфак Ибраһимов, Ркаил Зәйдулла кандидатуралары тәкъдим ителгән иде. Әмма Рафис Корбан сайлауга кадәр ясаган чыгышында үз кандидатурасыннан баш тартты. Моны ул корылтай барышында берничә әгъзадан үзенә карата канәгатьсезлек сүзләре ишетүе һәм алдагы елларда иҗат белән шөгыльләнергә теләве белән аңлатты. Шул рәвешле, 4 кандидат рәислеккә дәгъва итә. Кандидатларның һәркайсы Язучылар берлеге эшенә мөнәсәбәттә күзаллаулары белән чыгыш ясады. ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин кандидатлар турында үз фикерен җиткерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10