ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тикшерү изоляторындагы Никита Белых ришвәт очрагында сәясәт эзләмәскә кушты

4 июль 2016, 11:39

"Лефортово" тикшерү изоляторындагы губернатор The New Times журналы сорауларына җавап биргән

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых үзенең оппозиция лидеры булмавын һәм аның җинаять эшендә сәясәт белән бәйләнеш эзләргә кирәкмәгәнен әйтте. Ул зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган иде. "Лефортово" тикшерү изоляторында булган губернатор The New Times журналы сорауларына җавап биргән дип яза "Интерфакс".

"Мин оппозиция лидеры түгел, мин Киров өлкәсе губернаторы итеп сайланган дәүләт җитәкчесе", - дигән Белых.

Киров өлкәсе губернаторы кем булырга мөмкин дигән сорауга, Белых үз вазифасында калырга теләвен әйткән.

Элегрәк губернатор Никита Белых үзенең провокация корбаны булганын белдергән иде. "Мин нәрсә булганны аңлатырга тиеш, бу вәзгыять алдан оештырылган, - дип, ул ачлык игълан иткән иде. "Мин ач торам, әмма протест йөзеннән түгел. Миңа кирәкле дарулар бирүләрен көтәм... Мин дүрт килограммга ябыктым", - дип белдергән ул.

"Мин монда тоткарланмам дип өметләнәм, тоткарланам икән инде, бәлки, төрмә турында ни дә булса язармын", - дип өстәгән Белых.

24 июнь көнне Киров өлкәсе губернаторының Мәскәү ресторанында ришвәт алган вакытта тоткарлануы билгеле булды. Тикшерү версиясе буенча, ул шәхсән үзе һәм арадашчы аша "Яңа Вятка чаңгы комбинаты" акционерлык җәмгыяте һәм "Урман хуҗалыгы идарәче компания" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте файдасына гамәлләр кылган өчен 400 мең евро (24 миллион сум) күләмендә ришвәт алган.

Белыхка карата аеруча зур күләмдә ришвәт алу (РФ Җинаять кодексының 290нчы маддәсе 6нчы өлеше) гаепләү белдерелде. Мәскәүнең Басман суды аны 24 августка кадәр кулга алды. Белыхка 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. 

(Гөлшат Ганиева тәрҗемәсе).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10