ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе cайланды

6 август 2016, 14:06

Рәис итеп янә Тәбрис Яруллин билгеләнде

(Казан, 6 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп сайланды. Бу хакта яңа гына делегатларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеле булды. Бер кеше битарафлыгын күрсәтте. Калганнар Тәбрис өчен тавыш бирде. 

Бүген VII форум пленар утырыш белән дәвам итте. Аның эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, аның беренче урынбасары Данис Шакиров катнашты.

Тәбрис Яруллин форум рәисе итеп 2012 нче елда сайлап куелган иде. 4 ел дәвамында ул үзен актив, булдыклы, татар милләте, теле үсешен кайгырта алырдай шәхес итеп күрсәтте. Бүген шулай ук алдагы ике елга форумның идарә органы сайлап куелды. Тәбрис Яруллин исемлектә 50 кешене игълан итте. Кандидатлар бертавыштан хупланды.

Ринат Закиров форумның җиденче тапкыр үткәрелүен искәртте. Ул Тәбриснең рәис булуга өлгереп җиткәнлеген билгеләп узды. "Һәр яктан әзерлекле, яшьләрнең мәнфәгатен, сәясәтен истә тотып, бүгенге заман яшьләренең лаеклы вәкиле", - дип ул форумның рәисе итеп Тәбрис Яруллинны сайларга киңәш итте.  

Бүген пленар утырышка кадәр, көннең беренче яртысында делегатлар тарих һәм туризм, мәгариф һәм тәрбия, этномәдәни проектлар, татар теле һәм интернет, PR һәм журналистика юнәлешләре буенча күмәк проектлар сессиясендә катнашты. Пленар утырыш резолюция кабул итү белән тәмамланды. Делегатларның эш программасы Арча районы Кырлай авылында Г. Тукайның әдәби-мемориал музеенда дәвам итәчәк. Яшьләр Арча шәһәре көнен бәйрәм итүдә дә катнашачак. Иртәгә алар Болгарга экскурсиягә юл тотачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10