ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Алия Мостафина Олимпиадада бронза медаль яулады

12 август 2016, 06:23

Күп төрле ярышта (многоборье) ул 58,665 балл җыйды

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Россия гимнасты, татар кызы Алия Мостафина Рио-де-Жанейрода Олимпия уеннарында күп төрле ярышта (многоборье) 58,665 балл белән бронза медаль яулады.

Алтын медальне, 62,198 балл җыеп, американлы Симона Байлз, көмеш медальне АКШтан Александра Райсман (60,098) алдылар. 

Алия Мостафинаның медале - Россия җыелмасында 17нчесе. Хәзер ил командасында дүрт алтын, җиде көмеш һәм алты бронза медаль бар.

Белешмә: Алия Мостафина 1994 елның 30 сентябрендә Егорьевск шәһәрендә туган. 2012 елда Олимпия чемпионы булды. Быелгы Олимпиадада Алия катнашындагы гимнастлар командасы көмеш медаль яулады. 2010, 2013 елларда дөнья чемпионы. 

(Алсу Исмәгыйлева әзерләде)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10