(Казан, 25 август, “Татар-информ”). Бразилиядә җиңгән Россия спортчыларына ак төстәге BMW X6 бүләк итәчәкләр. Көмеш призерлар - X5, бронза медаль яулаучылар X3
алачак. Бу хакта “Интерфакс” яза.
Искәртеп узабыз: Риода узган уеннарда Россия 56 медаль яулады. 19 алтын, 18 көмеш һәм 19 бронза медаль алып, ил җыелмасы гомум зачетта дүртенче урынны биләде.
Элеккеге Олимпиадаларда җиңгән Россия спортчылары бүләк сыйфатында Mercedes һәм Audi маркалы машиналар алган иде.
(Гөлшат Ганиева әзерләде).