ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

15 сентябрьдән Казаннан Төркиягә чартер рейслары башкарылачак

6 сентябрь 2016, 07:11

Авиакомпанияләр билетларның уртача бәясен хәбәр иттеләр

 (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). 15 сентябрьдән Казаннан Төркия чартер рейслары башкарыла башлый. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә «Пегас туристик» туристлык агентлыгында хәбәр иттеләр.

Антальяга авиарейслар Azur air һәм Red wings авиакомпанияләре тарафыннан атнага ике тапкыр башкарылачак. Турагентлар сүзләренчә, юлламалар бәясе сизелерлек арткан. 7 төнгә/8көнгә ике кешелек юлламаны 50 мең сумга алырга мөмкин.

«Анекс тур» турагентлыгында 19 сентябрьдән Төркия курортларына рейслар Azur air авиакомпаниясе тарафыннан һәр 3-4 көн саен башкарылачак дип хәбәр иттеләр. Биредә бәяләр шул ук диярлек. Ягулык җыемнары артмаган, алар 40 доллар тәшкил итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10