ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: «Бездә яхшы проектлар күп, "ЛУКОЙЛ" конкурсы шуны раслаучы дәлил»

15 сентябрь 2016, 20:35

Казан «Пирамида» күңел ачу комплексында Татарстанда «ЛУКОЙЛ»ның социаль һәм мәдәни проектлары җиңүчеләрен бүләкләделәр.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Казан «Пирамида» күңел ачу комплексында Татарстанда «ЛУКОЙЛ»ның социаль һәм мәдәни проектлары VII бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Республикада аларны «РИТЭК» АҖы тәкъдим итә. Быел бәйге «ЛУКОЙЛ»ның 25 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән. Татарстандагы филиалы – «РИТЭК» эшли башлаганга да быел 21 ел. Бәйгедә катнашу заявкалары буенча бу ел рекордлы дисәк тә була. Барлык еллар дәвамында аның саны 4 меңләп булган булса, 2016 елда бәйгедә республика буенча барлыгы 700 проект тәкъдим ителгән. Грант ярдәмен 157 җиңүче алачак. 64 проект абсолют чемпион дип табылган.

Иң яхшы проект ияләрен котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясенең беренче башкарма вице-президенты Равил Маганов килгән иде.

«ЛУКОЙЛ» бик җитди компания һәм аңа 25 ел булды. Ул нефть табудан тыш аны эшкәртү һәм нефтехимия белән дә шөгыльләнә, шулай ук актив рәвештә социаль проектлар белән эшли. Зур рәхмәт сезгә», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Равил Магановка.

«Без, билгеле, «ЛУКОЙЛ» компаниясенә әлеге күп балалы гаиләләргә, ветераннарга, яшьләргә барып җитүче проекты өчен рәхмәтләребезне җиткерергә тиешбез. Биредә патриотик тәрбия дә, җәмәгать оешмалары белән эшләү дә бар. Бу бик нәтиҗәле һәм яхшы проект. Без әлеге инициатива өчен бик рәхмәтлебез һәм проект киләчәктә дә үз эшен дәвам итәр дип ышанабыз. Безнең игътибарга лаек социаль проектлар күп, һәм «ЛУКОЙЛ» компаниясенең бу конкурсы шуңа дәлил», – дип билгеләп үтте ТР Президенты.

«ЛУКОЙЛ» компаниясе Татарстанда 20 елдан артык эшли. Без нефть кенә тапмыйбыз һәм заправкалар гына төземибез. Социаль яктан җаваплы компания буларак, «Кешеләр нефть өчен түгел, ә нефть кешеләр өчен» принцибы белән эшлибез. Республикада социаль һәм мәдәни программаларны тормышка ашыруда зур эшләр башкарабыз. Социаль ипотеканы финанслыйбыз, Зөя һәм Болгар кебек тарихи-архитектура комплексларын торгызуга өлеш кертәбез. Без җиде ел элек хөкүмәт безнең идеяне хуплавына бик шатбыз. Һәр елны безнең бәйгедә катнашып, әлеге вакыйганың абруен күтәрәсез», – диде үз чиратында «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясенең беренче башкаручы вице-президенты.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10