ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
SUPERTATAR музыкаль төркеме халыкара турын Казанда концерт белән башлап җибәрде
“Рубин” Эльмир Нәбиуллинны 6 млн еврога “Спартак” клубына бирергә әзер
Казан командасы "Россия 1" каналында "Туган тел"не җырлады
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты

Сәясәт

Татарстанда 33 мең кеше быел беренче тапкыр сайлауда катнаша

18 сентябрь 2016, 09:37 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстанда 33 мең кеше быел беренче тапкыр сайлауда катнаша Республикада 99 кешегә бүген 18 яшь тулып, алар сайлау хокукы ала.

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда 33 мең кеше быел беренче тапкыр сайлый. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең җитәкчесе Әгъзәм Гобәйдуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүген 99 кешегә 18 яшь тула, ягъни алар сайлау хокукы ала.

“Сайлау участокларында бу хакта беләләр, аларны көтәләр. Әлбәттә инде, гадәт буенча, беренче тапкыр сайлауга баручылар өчен һәм бүген туган көннәрен билгеләп үтүчеләр символик бүләкләр тапшырылачак”,- диде Әгъзәм Гобәйдуллин. Ул шулай ук республикада сайлаучы яшьләрнең шактый күп булуын һәм Татарстанда 18-35 яшьлек 800 мең кеше быел сайлауларга барырга хокуклыгын билгеләп үтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр