ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алабуганың 61 сайлау участогында 60 меңләп тавыш бирүчене көтәләр

18 сентябрь 2016, 09:39

Сайлау участоклары кичке сәгать сигезгә кадәр эшли.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәнге сәгать сигездә Алабугада һәм районның торак пунктларында 61 сайлау участогы ачылып, үз эшен башлап җибәрде. Барысы да әзер: урналар һәм кабиналар урнаштырылган, сайлаучылар исемлеге чагыштырылган, бюллетеньнар саналган. Районның ике авылында – Татар Дөм-Дөмендә һәм Әлмәттә электрон тавыш бирү комплексы урнаштырылган. Сүз уңаеннан, җирле сайлаучылар үз тавышларын электрон форматта инде дүртенче тапкыр бирәләр, дип яза «Новая Кама» газетасы.

Шәһәрдә сайлаучылар саны 52 меңнән артык, авылларда 8700 ләп кеше. 615 алабугалы беренче тапкыр тавыш бирә, авылларда беренче тапкыр тавыш бирүчеләр саны 109 кеше. Сайлаучылар икешәр бюллетень ала: берсендә аның 14 партия исемлеге, икенчесендә бермандатлы округтан 7 кандидат күрсәтелгән.

1400 нче санлы сайлау участогында иртәдән үк җанлылык сизелә. Сайлаучылар иртәнге сигез тулганчы ук килеп җиткәннәр, хәтта чират та җыелган. Алабугада яшәүче Борис Ирманбәтов бирегә беренчеләрдән булып килгән. «Мин бар эшне дә вакытында башкарырга кирәк дип саныйм. Менә сайлауларга да сигез тулганчы ук килдем. Тавышымны бирдем, хәзер көнем үз бурычымны үтәгәнгә канәгатьләнү хисе белән үтәчәк», – диде ул.

Сайлау көне хөрмәтенә сайлау участогында 10 нан 15 сәгатькә кадәр җирле иҗат коллективлары әзерләгән концерт программасын карап хозурланырга була. Ә кичен алабугалыларны «Рефлекс» группасы үз чыгышлары белән сөендерәчәк.

Исегезгә төшерәбез: «Татар-информ» агентлыгы ТР ҮСК Бердәм мәгълүмат үзәге онлайн-трансляцисен «Пирамида» күңел ачу комплексында оештырды. Трансляция төнге сәгать бергә кадәр барачак. Мәгълүматлар белән агентлык сайтыннан да танышып барырга була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10