ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
SUPERTATAR музыкаль төркеме халыкара турын Казанда концерт белән башлап җибәрде
“Рубин” Эльмир Нәбиуллинны 6 млн еврога “Спартак” клубына бирергә әзер
Казан командасы "Россия 1" каналында "Туган тел"не җырлады
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты

Җәмгыять

Югары Ослан районында 90 яшьлек хезмәт ветераны сайлауда беренче булып тавышын бирде

18 сентябрь 2016, 10:26 , Фото: vuslon.ru

Югары Ослан районында 90 яшьлек хезмәт ветераны сайлауда беренче булып тавышын бирде Иртәнге сәгать сигездә барлык 37 сайлау участогы да үз сайлаучыларын каршылады.

 (Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Югары Ослан районында барлык 37 сайлау участогында VII чакырылыш Россия Дәүләт думасы депутатларын сайлау башланды, дип хәбәр итте районның территориаль сайлау комиссиясе.

1248 нче санлы сайлау участогына беренче булып үз тавышын бирергә 30 августта 90 яшен билгеләп үткән хезмәт һәм тыл ветерананы Вера Комлякова килде.

«Безнең чор кешеләре өчен сайлаулар һәрвакыт мөһим вакыйга булып торды. Бүген дә минем өчен сайлау бик мөһим. Сайлау комиссиясе әгъзалары миңа өемә килеп сайлатырга тәкъдим ясасалар да, мин үзем килдем. Шулай булганда мин үземне актив һәм җәмгыять өчен кирәкле итеп тоям», – диде ул.

«Район оештыру ягыннан сайлауларга тулаем әзер, – дип хәбәр итте территориаль сайлау комиссиясе рәисе Виктор Постников. – Сайлау башланыр алдыннан исемлектә 14 мең 44 сайлаучы теркәлгән, без аларның күпчелеге килеп, үз тавышларын бирерләр дип ышаныбыз. Безнең 143 яшь сайлаучы быел беренче тапкыр гражданлык бурычларын үтиләр, аларга бүләкләр тапшырылачак».

Барлык сайлау участогыларында дүрт сәяси партиядән һәм 2 7нче Мәскәү сайлау бермандатлы округыннан депутатлыкка кандидатыннан күзәтүчеләр теркәлде. Күзәтүчеләрдән тыш, әлеге дүрт сәяси партия киңәш хокукы тавышын участок сайлау комиссиясе әгъзаларына бирде.

Моннан тыш, Барлык сайлау участогыларында хокук саклау органнары җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итә.

Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» агентлыгы ТР Үзәк сайлау комиссиясе Бердәм мәгълүмат үзәге онлайн-трансляцисен «Пирамида»күңел ачу комплексында оештырды. Трансляция төнге сәгать бергә кадәр барачак. Мәгълүматлар белән агентлык сайтыннан да танышып барырга була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр