ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда берәү ике трактор урлаган

25 сентябрь 2016, 17:07

Тоткарланган затка карата "Урлау теләген максат итмичә транспорт чарасын алып китү" буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Зиянчура районында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре биредә яшәүченең берьюлы ике тракторны урлап китүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Оперативниклар ачыклаганча, салып алган ир-ат авыл хуҗалыгы техникасын урлап киткән, утырып йөргән дә кире урынына китереп куйган. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә дип язган "Башинформ".

Кичә Россия Эчке эшләр министрлыгының Зиянчура районы буенча бүлегенең кизү частена Тазлар авылыннан фермерлык хуҗалыгы директоры мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, билгесез зат ишегалдыннан ике МТЗ-82 тракторын урлап китәргә маташкан. Һәлакәт урынына тикшерү-опертив төркеме килгән.

Ачыкланганча, предприятие хезмәткәрләре эшкә килгәч ике тракторның да кич куелган урында тормавын сизеп алганнар. Бер тракторда механик төзексезлекләр булуы да ачыкланган.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре эшнең нидә икәнен бик тиз ачыклаган. Элек фермер хуҗалыгында эшләгән ир-ат шулай шаярырга булган. Хокук тәртибе хезмәткәрләре Исәнгол авылында яшәүче 25 яшьлек ир-атны тоткарлаган, ул гаебен таныган.

Исерек ир-ат авыл буйлап барганда, тракторда йөрисе килеп киткән. Ул тракторны кабызган, әмма техника сүнү сәбәпле, ерак китә алмаган. Шикләнелгән зат икенче тракторга күчеп утырган. Иртән ир-ат  техниканы кире урынына кайтарып куйган һәм сизмәсләр дип өметләнгән.

Тоткарланган затка карата "Урлау теләген максат итмичә транспорт чарасын алып китү" буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атка тракторны ремонтлауга киткән акчаны түләргә кирәк булырга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10