ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучылар берлеге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтте
Татарстан китап нәшрияты китапларын “Кызыл мәйдан-2018” фестивалендә тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләделәр
Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында митинглар үткәрүне чикләячәкләр
23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дин

Чистай мөслимәләре хатын-кыз һәм әни булу серләренә төшенгән

26 сентябрь 2016, 15:39

Өч көн дәвам иткән тренингларны Мәскәүдән чакырылган мөселман психологы Айша-Анастасия Корчагина алып барган.

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). Узган атнада Чистай мөслимәләре хатын-кыз һәм әни булу серләренә төшенгән. Өч көн дәвам иткән тренингларны Мәскәүдән чакырылган мөселман психологы Айша-Анастасия Корчагина алып барган.

Чистай шәһәренең мөслимәләр берлеге рәисе Лиана Шәязданова хәбәр итүенчә, әлеге тренинг мөслимәләрне активлаштыру, җәмгыять тормышында ешрак катнашырга этәрү максатыннан эшләнелгән. Чарада илледән артык хатын-кыз катнашкан, Чистайдан тыш, Азнакайдан да килүчеләр булган.

“Гомуми тренинглар белән беррәттән, теләүчеләр өчен шәхси әңгәмәләр дә оештырдык, – дип сөйләде Лиана Шәязданова. – Әлеге чараның төп үзенчәлеге шунда: психолог һәр нәрсәне психологик яктан аңлатып, ислам дәлилләре белән ныгытып барды. Беренче карашка, ул гадәти нәрсәләр турында сөйләде шикелле. Ләкин еш кына шул нәрсәләрне тормышыбызда кулламыйбыз, күрмибез, яки истә тотып бетермибез.

Психолог хатын-кыз һәм, гомумән, кеше булуның төп сере иң беренче үзеңне тәрбияләүдә дигән фикерне җиткерергә тырышты. Без бит һәрвакыт кеше нәрсә әйтер дип уйлыйбыз, ә чынлыкта баштан үзеңне карарга, үзеңне тикшерергә кирәк. Бу гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә карый.

Психолог һәрвакыт позитив фикер йөртергә, Аллаһка күбрәк шөкер итәргә чакырды. Һәрбер уңышсызлыктан да ун плюс табарга мөмкин дип сөйләде ул. Хатын-кызларның шөкер итә белмәү сыйфаты барлыгын әйтте. Шунлыктан һәрберебезгә ике ай дәвамында көн саен Аллаһ Тәгаләгә шөкер итү өчен егерме сәбәп табып язарга кушты. Бу тормышның нигезен тәшкил иткән вак нәрсәләрне дә күрергә ярдәм итәчәк,” – дип белдерде Чистай мөслимәләр берлеге рәисе.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10