ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Торонтода Хоккей даны залын карады

28 сентябрь 2016, 09:26

Рөстәм Миңнеханов Канада һәм Европада хоккей үсешенә багышланган күргәзмәне карады.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Торонтода Халыкара хоккей даны залында булды. Ул Канада һәм Европада хоккей үсешенә багышланган күргәзмәне карады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбуөгат хезмәте.

Кыска экскурсия барышында ТР Президентына музей тарихы, Милли хоккей лигасы рекордлары, атаклы хоккейчылар турында сөйләделәр.

Дан залы 1943 елда Кингстонда ачылган, ә 15 елдан соң Торонтога күчерелгән. Ел саен күргәзмәне 300 меңнән артык кеше тамаша кыла. Биредә ел саен Дан залына яңа шәхесне кертүгә багышланган тантаналы чара үтә. Милли хоккей лигасы (НХЛ) зонасында хәзерге заман командалары һәм уенчылары турында белеп була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10