ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан һәм «Газпром» Фәнни-техник хезмәттәшлек һәм партнерлык турындагы килешү имзалаган

7 октябрь 2016, 20:27

Документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер кул куйган.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татарстан Республикасы һәм «Газпром» ГАҖ арасында Фәнни-техник хезмәттәшлек һәм партнерлык турындагы килешүгә кул куелды. Документны РТ Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ПАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер имзалады, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Килешүгә кул кую Татарстан Президентының “Газпром” җитәкчесе белән очрашуы вакытында компаниянең үзәк офисында башкарылган. Шулай ук әлеге чарада ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашкан.

Әңгәмә барышында яклар Татарстан һәм «Газпром» компаниясе хезмәттәшлеген үстерү турында сөйләшкәннәр. 2011–2015 елларда республика кулланучыларын газ белән тәэмин итүдә ышанычны арттыру белән бәйле проектларны тормышка ашыруга «Газпром» 26 млрд сум тирәсе акча юнәлткән. Шул исәптән «Арча» компрессор станциясен реконструкцияләү һәм Миңнебай – Казан газүткәргече, Иннополиска газ бирү өчен «Елизаветино» автоматлаштырылган газүткәргеч станцияләре (АГРС) төзелеше инвестицияләнгән. Хәзерге вакытта икенче АГРС төзелеше бара, ул Казанның  спутник-шәһәренә газ бирүне арттырачак.

Бүген имза салынган килешү 2020 елга кадәр каралган һәм ул инновацион, мәгълүмати-аналитик һәм эксперт өлкәләрендә Иннополис университеты потенциалын кулланып эшләүне күздә тота. Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре булып, мәгълүмати  технологияләрне һәм робототехниканы технологик процесслар белән «Газпром»ның газ табу һәм газлы транспорт объектларында куллану тора.

Исегезгә төшерәбез: шулай ук очрашу барышында «Газпром» ПАҖ идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов һәм «УК "Группа ГМС"»ҖЧҖ генераль директоры Артем Молчанов тарафыннан импортны алыштыручы модульле компрессор җайланмаларын җитештерү һәм җибәрү буенча озак вакытка каралган килешүгә кул куелган. Җайланмаларны «Казанкомпрессормаш» ҖЧҖ җитештерәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10