ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү татарлары белән очрашуда чәкчәкне татарларның берләшү символы дип атадылар
Филүс Каһиров Алма-Атада Татар музыкасы концертында катнашачак
Лениногорскида эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артты
Суд Махачкала мэрын ун тәүлеккә сак астына алды
Алабугада җәмәгать мунчасы төзүне сорыйлар

Фән һәм мәгариф

Бөтенроссия укучылар олимпиадаларын оештыручыларның киңәшмәсе быел Казанда узачак

17 октябрь 2016, 16:07

Бөтенроссия укучылар олимпиадаларын оештыручыларның киңәшмәсе быел Казанда узачак Анда 2015-2016 уку елында узган олимпиадалар нәтиҗәләре, шулай ук агымдагы уку елына планнар карала.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). 20-21 октябрьдә Казанда Бөтенроссия укучылар олимпиадаларын төбәкләрдә оештыручылар киҗәшмәгә җыела. Анда 2015-2016 уку елында уздырылган олимпиада нәтиҗәләре, шулай ук агымдагы уку елына планнар буенча фикер алышачаклар, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгының рәсми сайты.

Киңәшмәдә катнашучылар  укуда зур уңышларга ирешкән укучыларны ачыклауда тәҗрибә уртаклашачак. Пленар утырыш кысаларында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү академиясе вәкилләре чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, «Сириус» Мәгариф үзәге эшчәнлеген презентацияләү, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге, Казан мәгариф оешмалары эшчәнлеге белән танышу планлаштырылган.

Киңәшмәдә хакимият төбәк органнары вәкилләре, төбәктә олимпиада оештыру һәм үткәрү өчен җаваплы затлар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, шулай ук педагоглар берлеге вәкилләре катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр