ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Сәясәт

Татарстанның 2017 ел бюджеты проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта каралачак

26 октябрь 2016, 17:27

Республика парламентының 22 нче утырышына 24 мәсьәлә тәкъдим ителә.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының ХХII утырышы 3 ноябрьдә уздырылачак. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә уздырылган республика парламенты президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина сүзләренчә, президиум утырышка 24 мәсьәлә чыгара, шул исәптән беренче укылышта Татарстанның 9 закон проекты һәм 1әр – икенче һәм өченче укылышта, тагын 5 федераль закон проекты, Архангельск өлкәсе депутатлар җыенының 2 закон чыгару инициативасы.

Көн тәртибенә куеласы төп мәсьәләләр буларак 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга Татарстан бюджеты, шул ук елларга ТР мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль фонды бюджеты турындагылары күрсәтелде. “Бюджет турындагы закон проекты төрле яклап укылды, һәм профильле комитет шушы ике мәсьәләне утырышка беренче укылышка чыгара”, - дип билгеләп үтте Л.Маврина.

Шулай ук каралышка соңгы өченче укылышка әзерләнгән “ТРда сыйфатлы һәм куркынычсыз азык продукциясе белән тәэмин итү буенча аерым чаралар турында”гы республика закон проекты, шулай ук “ТРда кече һәм урта эшкуарлык үсеше турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты икенче укылышка тәкъдим ителә.

Депутатлар беренче укылышта республиканың Экологик һәм Җир кодексларына, ТРда урманнардан файдалану, мәгариф, китапханәләр һәм китапханә эше, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы Татарстан законнарына үзгәрешләр кертү мәсьәләләрен караячак.

Парламент секретаре сүзләренчә, беренче укылышка Түбән Кама районының Алан авылын гамәлдән чыгару турында закон проекты фикерләшүгә әзерләнгән, ул тәкъдим Дәүләт Советына әлеге муниципаль район тарафыннан кертелгән.

Шулай ук, РФ ФҖ Дәүләт Думасына депутат булып сайланган Ольга Павлованың республика парламентында депутат буларак вәкаләтләрен алдан туктату тәкъдим ителәчәк. Хөкүмәт сәгатендә ТРда музейлар һәм музей эше турында мәгълүмат тыңланачак.

XXII утырышка барысы 150 кеше чакырылачак.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова парламентның ТР Президентының юлламада күрсәтелгән тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру буенча чаралар планы турында сөйләде. Аерым алганда, республика лидерының парламентка юлламасындагы 30 тезис буенча төп 42 чара уздыру планлаштырылган.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре белән таныштырды, чөнки кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелгән. Аккредитация карточкалары алу өчен дә документлар исемлегендә үзгәрешләр бар. Дәүләт Советында аккредитацияне, журналистлардан кала, хәзер техник белгечләр дә уза ала, шул исәптән режиссерлар, операторлар һәм аларның ассистентлары да, диде Резидә Макуева. Аның сүзләренчә, республика парламенты чараларына килгәндә ММЧ вәкилләре өчен дресс-код билгеләнгән.

“Без республикабызның журналистлар корпусына Дәүләт Советы эшчәнлеген яктыртуларында рәхмәтле. Шушы еллар дәвамында ул закон кысаларында үткәрелде”, - дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10