ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда 9 яшьлек кыз бала юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнгән – фото

31 октябрь 2016, 09:48

Казан – Шәмәрдән трассасында автомобиль кюветка төшеп киткән һәм электр линиясе баганасына килеп бәрелгән.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте аркасында хатын-кыз һәм бер бала зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге фаҗига 29 октябрьдә 16 сәгатьтә Казан – Шәмәрдән трассасында була. Пановка авылы тирәсендәге 55нче километрда «Шевроле Авео» автомобиль рулендә утырган 40 яшьлек ханым идарәне югалтып, кюветка төшеп киткән һәм электр линиясе баганасына бәрелгән.

Нәтиҗәдә, рульдә утырган хатын-кыз да, машинадагы 9 яшьлек пассажир бала да зыян күргән. Медицина хезмәткәрләре кыз баланың баш мие селкенгән һәм эчке органнарына зыян килгән дип белдергән. Зыян күрүчеләрнең икесе дә Казанның травматология үзәгенә озатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10