ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Питрәч районы Шәле авылында көрәш турниры уза

31 октябрь 2016, 22:38

Ярышлар 4 ноябрьдә Шәле мәдәният йорты спорт залында 10.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). 4 ноябрьдә Шәле мәдәният йорты спорт залында атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре питрәчле Фәйзерахман Сафин бүләкләренә милли көрәш буенча традицион ачык турнир узачак дип хәбәр итә “Питрәч” мәгълүмат үзәге.

Келәмгә 2000-2002 елгы яшүсмерләр чыгачак, алар биш авырлык һәм ир-атлар (дүрт авырлык категориясендә) категориясендә көрәшәчәк.

Спорт яратучыларны районның иң яхшы һәм иң көчле көрәшчеләре өчен җанатарга чакырабыз.

Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10