ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда “бизнес-ангеллар” ассоциациясен булдыру ниятләнә
Хәйдәр Хәлиуллин өй арестыннан азат ителгән
“Мулла” фильмы Әсфәндиярны үтермәде
Кариев театрының яңа бинасы ачыла
Айнур Айделдинов традицион икътисад белән генә конкуренцияне җиңеп булмавын белдерде

Икътисад

Путин президент хезмәтен завод эшчесенеке белән чагыштырган

12 ноябрь 2016, 17:52

Путин президент хезмәтен завод эшчесенеке белән чагыштырган РФ Президенты эшенең уңай яклары завод хезмәткәренең уңай якларыннан берни белән дә аерылмый, дип саный Россия лидеры.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты эшенең уңай яклары завод хезмәткәренең уңай якларыннан берни белән дә аерылмый, дип саный Россия лидеры Владимир Путин. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Җитди итеп карасак, минем эшчәнлекнең уңай яклары сезнекеннән берни белән дә аерылмый - сез үз алдыгызга куйган максатка ирешеп, эшегездән канәгатьләнү аласыз, файдалы эш башкарасыз. Ул сезгә дә, кем өчен эшлисез – шуңа да файдага – менә шул инде башкарган эш нәтиҗәләренә карап иң зур канәгатьләнү алу ", - дигән Путин Ярославльдә "Автодизель"заводында эшчеләрнең үз эшенең уңай һәм тискәре яклары турында бирелгән сорауларына җавап итеп.

Тискәре яклары турында әйткәндә ул, андый хисләр күп, “бернишләп тә булмый”, дигән.

"Сезнең эштә дә шул ук хәлдер – нәрсә дә булса килеп чыкмаганда, яисә сезне кемдер уңайсыз хәлдә калдырса яисә көтелмәгән хәлләр белән очрашканда сез дә шундый хисләр кичерәсездер. Әмма аның кызык ягы да бар – без шушы авыр вакытны үткәрә белеп, тиешле нәтиҗәгә дә ирешә алабыз", - дип йомгаклаган президент.

Бүген Россия лидеры Ярославльга килде. Ул Ярославский мотор заводында "Евро-5" экологик стандартлы ЯМЗ-530 газ двигателен серияле җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10