ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Ютазы районында ут капкан йөк машинасын кар белән сүндергәннәр – фото

18 ноябрь 2016, 14:36

Янгын нәтиҗәсендә "ГАЗ-53" кабинасы янып беткән.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ") Татарстанның Ютазы районында “ГАЗ-53” йөк машинасына ут капкан, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Яссы-Тугай авылында йөк машинасы януы турында хәбәр бүген 8:24 сәгатьтә килеп ирешә. Ләкин янгын сүндерүчүләр килеп җиткәнче, ялкынны кар белән сүндергәннәр.

Янгын нәтиҗәсендә “ГАЗ-53” кабинасы янып беткән.

Машина транспорт чарасының электр җиһазлары төзек булмау сәбәпле янган, дип фаразлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10