ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда шактый салкынайтачак һәм томан төшәчәк
Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Бәкердә “Запорожец”лар узышты

Җәмгыять

Әтнәлеләрне Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров кабул иткән

25 ноябрь 2016, 20:00

Әтнәлеләрне Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров кабул иткән Халык ышанычлысына сорау бирү өчен шактый кеше җыелган.

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Әтнә халкын Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Хәйдәр улы Зиннуров кабул итте, дип хәбәр итә “Әтнә таңы”.
"Ашыт" мәдәни-спорт үзәгенең "Бердәм Россия" башкарма комитеты бүлмәсенә сораулары булучылар шактый җыелды. Рәсми затлар гына түгел, гади кешеләр дә җитәрлек иде. Депутат, Татарстанның гына түгел, Россиянең легендар спортчысы, ватерпол остасы, сорауларга теләп җавап бирде. Язып алып телефон аркылы җавап бирермен дип вәгъдә бирде.

Ә сорауларның төрлесе булды - оешма исеменнән дә, шәхси сораулар да бирделәр. Иң мөһиме - депутат игътибар белән тыңлап, үзе үк бу сорауны киңәйтеп, ни өчен алай булуын ачыкларга тырышты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр