ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Рәсми Татарстан

Әсгать Сәфәров: "Журналист эшләренең тагын да үткенрәк булуын теләр идем"

8 декабрь 2016, 13:20

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казан Кремлендә коррупциягә кары юнәлештәге бәйге җиңүчеләрен бүләкләде.

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ», Ирина Ермакова). Коррупциягә каршы юнәлештәге бәйгегә тәкъдим ителгән журналист эшләре оста язуы белән аерылып тора, әмма киләчәктә аларның үткенрәк булуын теләр идем, диде Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казан Кремлендә коррупциягә кары юнәлештәге республика бәйгеләре җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасында.

Бүләкләү тантанасы беренче һәм икенче дәрәҗәдәге дипломнарны, шулай ук кыйммәтле бүләкләрне Казан һәм республиканың муниципаль берәмлекләр мәктәпләре укучыларына тапшырудан башланды.

Җиңүчеләрне һәм номинантларны бүләкләгәндә Әсгать Сәфәров: “Сездән һәм гражданнар җәмгыяте ярдәменнән башка коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәле булмый”, - диде. Шулай ук ул быел бәйгегә тәкъдим ителгән журналист эшләре оста язылуы белән аерылып торуын әйтте. “Әмма киләчәктә бу эшләр тагын да үткенрәк һәм көнүзәк булуын теләр идем”, - дип өстәде Әсгать Сәфәров.

Әсгаь Сәфәров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйге катнашучыларга аларның коррупция проблемасына битараф булмаулары һәм актив тормыш позициясе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10