ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дин әһелләре форумында татар телен саклау мәсьәләсе күтәреләчәк
Татарстан, РАНХиГС һәм Газпромбанк үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстанда алдагы тәүлектә көчле җил белән яшенле яңгырлар булачак
Чаллыда бишенче көн рәттән 15 яшьлек кызны эзлиләр
Рөстәм Миңнеханов ислам банкингына ачыклык кертте

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда янгынга каршы режим кертелә

13 декабрь 2016, 14:22

Режим бозылган очракта гражданнар 4 мең сум, юридик затлар 400 мең сум штраф түлиячәк.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). 15 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы режим кертелә, ул бәйрәм көннәрендә янгыннардан саклану профилактикасына юнәлдерелгән. Режим бозылган очракта гражданнар 4 мең сум, юридик затлар 400-500 мең сум штраф түлиячәк, дип җиткерде Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев.

«Муниципаль берләшмәләр җитәкчеләренә саклык чаралары комплексын булдыру, петардалар җибәрү урыннарын билгеләү һәм аларны тиешле кагыйдәләрдә башкару бурычы тәкъдим ителде», – дип билгеләп үтте Сергей Сергеев.

Ул узып баручы елда республикада 570 янгын чыгуын, аларда 70 кеше үлүен,49 кешенең төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алуын искә төшереп узды. Янгыннардан килгән матди зыян 24 миллион сум булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10