ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстан–Төркия эшлекле форумында катнашты

15 декабрь 2016, 12:59

Форумның пленар өлешендә өч халыкара документ имзаланды.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Анкарадагы “Марриотт“ кунакханәсендә Төркия–Татарстан эшлекле форумы ачылды. Аны Төркия икътисад министры Нихат Зейбекчи белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте мәгълүмат бирде.

Төркия сәүдә-икътисад һәм инвестицион хезмәттәшлек өлкәләрендә Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булып тора. Россиягә кергән төрек инвестицияләренең биштән бере безнең республикага туры килә (10 млрд доллардан 2 млрд доллары). Икътисад министры Нихат Зейбекчи белән бергә без инде 3 төрек заводы ачтык, диде Рөстәм Миңнеханов. Бүген Татарстанда Төркиянең 10 заводы эшли («Кастамону Энтегре» «Хаят Кимья», «Колуман», «Тирсан Кардан», «Шишеджам», «Джошкуноз», «Сарач Макина», «Дизайн групп», «Эфес»). Татарстан Төркия бизнесының алга таба да үз проектларын республикабызда үстерүе белән кызыксына һәм моның өчен һәртөрле ярдәмгә әзер. Татарстан – Россиянең әйдәп барган һәм сәнәгате үсештә булган, инновацион төбәкләренең берсе. Республика 2 ел рәттән Россиякүләм рейтингта инвестицион климат торышы буенча иң алда бара, диде Татарстан Президенты. Форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнеханов бизнесменнарны һәм Төркия гражданнарын Татарстанга 2017 елда булачак Конфедерацияләр Кубогы, футбол буенча 2018 елда узачак дөнья чемпионаты, 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты кебек зур ярышларны карарга чакырды.

Шулай ук Россиянең Төркиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Карлов, Төркия–Россия эшлекле советы рәисе, “Анадолу” холдингы идарәсе рәисе Тунчай Озилхан, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина форум кунакларын сәламләп, доклад белән чыгыш ясады.

Әлеге эшлекле форумның пленар өлеше Төркиянең KBS корпорациясе белән Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы арасында үзара багланышлар турында килешү, Татарстан Икътисад министрлыгы белән “Гебзе” оешкан икътисади зонасы арасында ниятләр турында меморандум, Татарстан Фәннәр академиясе белән Төркиянең фәнни-техник тикшеренүләр советы (ТЮБИТАК) арасында фәнни хезмәттәшлек турында килешү имзалау белән тәмамланды. Аннары Татарстан–Төркия форумы аерым очрашулар рәвешендә дәвам итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10