ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Фән һәм мәгариф

Татарстанда дәүләт премияләрен тапшыру авиаһәлакәт корбаннарын искә алудан башланды

26 декабрь 2016, 11:19

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Адлердан кузгалган очкыч һәлакәтендә фаҗигале үлүчеләр истәлеген бер минут тынлык белән искә алырга үтенде.

 (Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Бүген Казан Кремлендә 2016 елда фән һәм техника буенча Татарстан Республикасы дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы кичә иртән Адлердан кузгалган ТУ-154 очкычы һәлакәте корбаннарын бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Кичә зур фаҗига булды – очкыч һәлакәткә очрады. Артистлар, журналистлар, доктор Лиза һәлак булды. Һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алуны сорыйм”, - диде.

“Бүген без иң абруйлы премияләрнең берсен тапшырабыз. Ул көндәлек хезмәте белән республикага дан китерүче күренекле эшлеклеләргә тапшырыла, - дип билгеләп үтте Татарстан лидеры. – Бүләкләнүчеләр арасында медиклар да бар – бу аларның югары дәрәҗәдә булу расламасы. Шулай ук без гыйльми җәмәгатьчелек вәкилләрен, “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге Механика һәм машина төзелеше институты галимнәрен һәм белгечләрен гамәлдә нәтиҗә китерә торган югары хезмәтләре өчен бүләклибез. Тулаем әйткәндә, аларның хезмәте 600 миллион сумлык икътисади файда китерде”.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10