ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Рафис Хәбибуллин коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

26 декабрь 2016, 20:15

2016 елда җиде меңнән артык кеше коткарылган – бу бик зур сан, дип искәртә Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 27 декабрьдә – Россия Федерациясе коткаручылары көне алдыннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе – Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры, генерал-лейтенант Рафис Хәбибуллин шәхси составны һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле ветераннар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре! Ихлас күңелдән Россия Федерациясе коткаручылары көне һәм Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйм! 2016 елда җиде меңнән артык кеше коткарылды – бу бик зур сан. Уттанмы, боз тоткынлыгыннанмы, юл һәлакәтендә изелгән автомобильдәнме чыгарып аңа икенче тормыш бүләк иткәнсең икән, ул кеше бу хәлне гомере буе хәтерләячәк.

Татарстанда елдан-ел янгыннарда, суда һәлак булучылар саны кими бара. Кеше кайда гына булса да – эштәме, өйдәме, урмандамы, судамы, транспорттамы, ул һәрвакыт бәла килгән чакта үзенә оператив һәм квалификацияле ярдәм киләчәген һәм аны коткарачакларын белергә тиеш!

Гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре киңәя бара. Бу урыннарда коткару инфраструктурасы, яңа технологияләр һәм заманча техника булдыру, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү системасын камилләштерү белән бәйле.

Болар өчен Татарстанда кризиска каршы система идарәсе җәелдерелә, кисәтү системасы модернизацияләнә, янгын деполары төзелә, яңа авария-коткару җиһазлары булдырыла, «112» системасы активлаша бара.

Татарстан Президенты, Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте ярдәме, министрлыклар һәм ведомстволар, территориаль җирле үзидарә органнары, икътисад объектлары, оешмалар һәм учреждениеләрнең үзара бердәм, аңлашып эшләвеннән башка бу мөмкин булмас иде. Мин ветераннарыбызга бик тә рәхмәтле. Аларның тәҗрибәсе яшьләргә һөнәри осталык булдыруда үрнәк булып тора. Аерым рәхмәт сүзләрен иҗтимагый оешмаларга, үзләре теләп безгә ярдәм күрсәтеп, бәлага тарыганнарны коткаруда безнең белән утка да, суга да керүче кешеләргә җиткерәм.

Әлеге бәйрәм көнендә без хезмәттәге бурычын үтәгәндә башларын салган хезмәттәшләребезне искә алырга тиешбез. Без аларның гаиләләренә кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтергә, терәк булырга тиешбез. Бу безнең бурыч.

2017 ел Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Гражданнар оборонасы елы дип игълан ителде. Бу – яңа бурычлар, яңа юнәлешләр дигән сүз.

Хөрмәтле коллегалар! Үтеп баручы ел белемебезгә, тәҗрибәбезгә, сабырлыгыбызга, бер-беребезгә хөрмәтле булуга таянып уңышлы булды.

Яңа килүче елыбыз да һәммәбез өчен дә ышанычлы, тотрыклы булсын! Барыгызга да тынычлык, гаиләләрегездә иминлек телим. Бәхетле Яңа ел белән, коллегалар һәм куркынычсыз бәйрәмнәр насыйп булсын!» — диелә министр тәбрикләмәсендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10