ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Татарстанда 2016 елның мәдәни вакыйгалары унлыгы – “Татар-информ” карашы

2 гыйнвар 2017, 12:12

Тукайның 130 еллыгы билгеләп үтелде, София Гобәйдуллина Казанга кайтты, Ренат Таҗетдинов "Алтын битлек" алды, "Үзгәреш җиле" фестивале узды һ.б.

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). 2016 ел – Россиядә Кино елы иде – шул уңайдан Татарстанда 11 фильм төшерелде. Татарстанда Парклар һәм скверлар елы буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан елның мәдәни үзенчәлеге – шәһәр эчендәге табигать почмаклары мәдәни ял итү урыннарына әверелә башлады. Бер мисалы – Казанда Урам сәнгате көннәре.

“Татар-информ” үтеп киткән елның мәдәни вакыйгаларын күз алдыннан үткәреп, иң әһәмиятлеләренең унлыгын төзеде.

1. 2016 ел – Тукайның 130, Муса Җәлилнең 110 еллыгы. Татар халкының горурлыгы булган бу шәхесләргә бәйле күпсанлы мәдәни чаралардан иң игътибарга лаеклысы – 26 апрель көнне Казан дәүләт яшь тамашачы театры бинасы диварына шагыйрь Габдулла Тукайга мемориаль такта ачылды.

Бу бинада шагыйрь 1908 елның 14 октябрендә беренче тапкыр халык алдында үзенең "Печән базары яки Яңа Кисекбаш" поэмасын укыган.

Тагын бер әһәмиятле вакыйга – Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда реконструкция башланды.

2. Ренат Таҗетдиновның “Алтын битлеге”. 16 апрель көнне К.С.Станиславский һәм Вл.И. Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театрда “Алтын битлек” – 2016 Россия милли театраль премияләрен тапшыру тантанасы булды - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновка әлеге тантанада “Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен” “Алтын битлек” премиясе тапшырылды.

Белешмә. “Алтын битлек” – Россия Милли театраль премиясе 1993 елда Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан булдырыла. Татарстанда беренче “Алтын битлек” лауреаты – Казан яшь тамашачылар театры. Моннан егерме ел элек – 1996 елда ТЮЗның легендар спектакле - Б.Цейтлинның “Буря”сы “Алтын битлек”кә лаек була.

1997-1998 еллар сезоны йомгаклары буенча Минтимер Шәймиев "Россиянең театр сәнгатенә ярдәм иткән өчен" номинациядә " Алтын битлек " театр премиясе лауреаты булган иде.

2001 елда “Алтын битлек” театраль премиясе Марсель Сәлимҗановка тапшырыла. Сүз уңаеннан, аның “Алтын битлеге” хәзер Татарстан Милли музеенда саклана.

2012 елда Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты Альбина Шаһиморатова «Лючия ди Ламмермур» операсындагы Лючия партиясе өчен “Алтын битлек” ала.

Г.Камал театрында берничә спектакль “Алтын битлек” премиясенең шорт-битенә кертелде.

2016 елда Татарстаннан ике спектакль “Алтын битлек” номинанты булды. Болар – Туфан Имаметдиновның ТЮЗда Ван Гогның хатлары һәм картиналарына нигезләнеп иҗат ителгән ("Бик тирәннән...") (рәссам Винсент Ван Гог) спектакле; икенчесе Илгиз Зәйниевның Чаллы дәүләт курчак театрында куелган “Сак-сок” спектакле. Нәтиҗәләр – 2017 елның язында.

Мәгълүмат өчен. 2016 елда Башкорт дәүләт драма театрының Мәҗит Гафури әсәре буенча куелган “Кара йөзләр” драмасы "Костюмдар буенча иң яхшы рәссам" номинациясендә театрның баш рәссамы Альберт Нестеров “Алтын битлек”кә лаек булды.

3. 21 майда - Болгар ислам академиясе нигезенә һәм 21 июльдә Мәрьям-ана иконасы иңгән урында торгызылучы собор нигезенә истәлекле таш салынды. Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау юнәлеше буенча мәдәният министры урынбасары Светлана Персова әлеге ике тантананы елның иң зур вакыйгасы дип атады.

Исегезгә төшерәбез, 21 майда Болгар ислам академиясе нигезенә беренче истәлек ташын салу тантанасы узды. Болгар ислам академиясе бинасы нигезенә капсула салу тантанасында дөньяның төрле илләреннән килгән кунаклар катнашты. Тантана кунаклары киләчәк буыннарга татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган юллама салынган капсуланы Болгар ислам академиясенең нигез ташына тәкъбир астында урнаштырдылар.

21 июльдә Мәрьям-ана иконасы иңгән урында торгызылучы собор нигезенә истәлекле таш салынды. Таш һәм киләчәк буыннарга мөрәҗәгать салынган капсуланы салу тантанасын Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл уздырды. Аңарчы Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кирилл Казан Кремленең Благовещенск соборында тантаналы литургия уздырды.

Казанның Мәрьям-ана иконасы соборын торгызу һәм илдә бердәнбер Болгар ислам академиясе булдыру турындагы Татарстан Президенты Указына 2015 елның 4 ноябрендә имза салынган иде.

4. Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесен алыштырды. 16 июньдә Казанда Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтае үтте. Җыен һәрвакыттагыча шау-шулы, ыгы-зыгылы булды. Рафис Корбан урынына язучылар аның урынбасарын – драматург Данил Салиховны сайлап куйдылар. Татарстан язучылар берлеге постына Илфак Ибраһимов, Рифат Сәлахов һәм Ркаил Зәйдуллалар дәгъва иткән иде.

Сүз уңаеннан 2016 елны Кинематографистлар берлеге дә яңа рәис белән каршылады – Илдар Матуровны Илдар Ягъфәров алыштырды.

5. "Үзгәреш җиле" проекты елның иң зур проекты буларак тәкъдим ителде. Фестиваль 5, 6 ноябрь көннәрендә – Казанда, 4 декабрьдә Мәскәүдә үтте.

Проект максаты – татар җырын үзгәртү, аның дәрәҗәсен күтәрү. "Үзгәреш җиле" проектының музыкаль җитәкчесе – джазмен Вадим Эйленкриг. Концерт программасында 24 яшь җырчы башкаруында иллегә якыны яңгырады. Ел дәвамында башкаручылар белән Татарстан артистлары һәм Мәскәү укытучылары, музыка әһелләре, аранжировка ясаучылар эшләде. Фестиваль М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә үтте.

Искәртик, иң яхшы татар җырын башкаручыларны фестивальда чыгыш ясау өчен 2015 ел язында сайланган иде. Алар арасында Татарстан һәм Россиядә яшәп иҗат итүчеләр, шул исәптән "Голос" проектында катнашучы вокалчы-җырчылар бар. Сайлау этабы нәтиҗәсендә 100 җыр сайланды,

6. Дөньякүләм танылган композитор София Гобәйдуллинаның Казанга кайтуы көтеп алынган вакыйга булды. Ул балачагы һәм яшьлеге узган шәһәргә 85 яшьлек юбилее уңаеннан кайтты һәм үз юбилеена багышланган мәдәни чараларда катнашты.

2 ноябрьдә Казан Ратушасында Россия, Татарстан, Германия һәм Франциядән – "София Гобәйдуллина рәссамнары"ның картиналарыннан сәнгать күргәзмәсе ачылды; София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге иҗади төркеме әзерләгән документаль фильм күрсәтелде һәм "Мәхәббәт тамгасы белән. Композитор София Гобәйдуллина Казанда" китап-альбомы тәкъдим ителде. Күренекле композитор үзе белем алган Казан шәһәренең 1 нче музыка мәктәбендә дә балалар белән очрашты. Бәйрәмнең кульминация ноктасы — Те salutant, Sofia! ("Сәламлим сине, София!") дип аталган юбилей концерты. Ул 3 ноябрьдә узды. Казан Ратушасы залында София Гобәйдуллинаның ике премьера әсәре – баян өчен Fachwerk, бәрмә һәм кыллы оркестр һәм скрипка, фортепиано, контрабас һәм бәрмә кораллар өчен "Пилигрималар" яңгырады.

7. Казанда, Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музеенда, Рус музееның (Санкт-Петербург) тупланмаларыннан "Русский импрессионист Константин Коровин" күргәзмәсе ачылды. Константин Коровин – рус рәсем сәнгатендә импрессионизм агымының типик һәм күренекле тарафдары. А.Н. Луначарский Коровинны "Бәхетне сурәтләүче" дип атаган. 2 ноябрьдә ачылган экспозициядә Константин Коровин 48 эше, документлары һәм фоторәсемнәр куелган. Казанга Коровинның "На берегу моря", "Ручей" һәм "Белая ночь в Норвегии" кебек пейзажлары, "Сирень" һәм "Розы" натюрмортлар, "Автопортрет"ы, "Портрет артистки Татьяны Спиридоновны Любатович" әсәре китерелгән, "Портрет артиста Федора Ивановича Шаляпина" картинасының килүе дә очраклы түгел – Коровин белән Шаляпин кырык еллап дус булганнар.

Күргәзмәнең “Ел вакыйгасы” булуының бер сәбәбе – Казан халкы һәм кунакларының музейга керергә озын чиратлар булуы белән дә бәйле. Әлбәттә, чиратлар бер банкның үз юбилее уңаеннан акция уздыруы – 15-27 ноябрьдә музейга килүчеләрне бушка кертү белән дә бәйле. Бирегә нигездә социаль яктан якланмаган, кереме булмаганнар килер дип уйланылса да, чынлыкта алай булып чыкмаган, бушка керергә килүчеләр нигездә бай катлау вәкилләре дип яза матбугат чаралары. Түләүсез якшәмбеләрнең берсендә музей заллары аша 2 мең кеше узган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Музей эшен үстерү бүлеге мөдире Дамир Натфуллин Коровин күргәзмәсенә түләүсез көннәрдә генә түгел, ә кассада билет сатылган көннәрдә дә урамга кадәр чират иде, ди.

Исегезгә төшерәбез, 2016 ел башында матбугат чаралары Мәскәүдә Валентин Серов күргәзмәсенә чиратлар турында язганнар иде.

8. Казанда Садри Максудига һәйкәл ачылды. Проект авторы – скульптор Асия Миңнуллина. Һәйкәл "Истанбул" паркы территориясендә урнаштырылган. 7 декабрьдә уузган тантанада Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Садри Максудиның туганнары һәм башкалар катнашты.

9. Татар театрының 110 еллыгы билгеләп үтелде. Бу олы бәйрәмгә хәзерлек чаралары 2016 елның гыйнвар аенда төрле акцияләр һәм флешмоблар белән башланып киткән иде. 22 декабрьдә “XXI гасыр театры һәм бүгенге көн карашы” дип аталган фәнни-гамәли конференция, аннары Г.Камал театры сәхнәсендә ике көн рәттән тантана буларак билгеләп үтелде. 24 декабрьдә – бәйрәм чаралары кысаларында “Яңа татар пьесасы” лауреатлары игълан ителде. Юбилей чараларының дәвамы буларак, 13 гыйнвардан 12 февральгә кадәр Мәскәүдә Бахрушин исемендәге Театр музеенда татар театр сәнгатенең 110 еллыгына багышланган күргәзмә эшләячәк.

Искәртеп үтәбез, татар театрының туган көне дип Казанда беренче спектакль уйналган көн санала. Ул 1906 елның 22 декабренә туры килә. 2007 елның маенда Ильяс Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге беренче профессиональ татар театр труппасы төзелә, алар ил буенча гастрольгә чыгып китәләр.

Дөрес, татар театрының туган көне буенча бәхәсләр дәвам итә. Казанда спектакль яз көне үк куелганлыгы да билгеле, язучы Вахит Имамов Кырым татар телендә куелган татар спектаклен дә исәпкә алып, татар театрының 150 еллыгын бәйрәм итәргә тәкъдим итә.

10. Россиядә кино елына кагылышлы “ел вакыйгасы” – Алексей Барыкинның “Семейные хлопоты” фильмының киң прокатка чыгуы. Фильм 10 марттан кинотеатрларда күрсәтелә башлады. Ул Татарстанда төшерелеп Россия прокатына эләккән беренче фильм. “Семейные хлопоты” фильмына без әкренләп кешеләрне китерә алдык. Башта азрак килделәр, аннары – күбрәк, өченче уикендта тагын да күбрәк. Монда “сарафан радиосы” үз эшен эшләде. Ә караган кешеләрнең башкаларга да карарга киңәш итүе бик әһәмиятле ул”, диде Алексей Барыкин быелгы Кино елына нәтиҗә ясаганда. Аның әйтүенчә, прокатта фильм 500 мең сум җыйган, ә "Татаркино" сайтында һаман да касса җыя.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10