ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Татарстанда иң яхшы Интернет гаммәви мәгълүмат чараларын ачыклаучы бәйге узачак

2 гыйнвар 2017, 16:17

Татарстанда иң яхшы Интернет гаммәви мәгълүмат чараларын ачыклаучы бәйге узачак Татарстанның “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы оештырган бәйгедә бары тик республиканың Интернет-басмалары гына катнаша ала.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы Интернет гаммәви мәгълүмат чаралары өчен журналистик конкурс игълан итте. Аның максаты - республикада Интернет басмаларны үстерү, аеруча актив мәгълүмат чараларын ачыклау һәм аларның эшчәнлеген бәяләү. Бәйгенең үткәрү тәртипләре "Татмедиа" агентлыгының рәсми сайтында урнаштырылган (tatmedia.tatarstan.ru).

Бәйге “2014-2020 елларда Татарстанның дәүләт теллерен һәм Татарстандагы башка телләрне саклау” программасын тормышка ашыру кысаларында оештырыла. Бу бәйгедә бары тик Татарстанның Интернет-басмалары гына катнаша ала. Сайтларның эшчәнлеге  “Татар телендә иң яхшы Интернет-портал”, “Рус телендә иң яшы Интернет-портал”, “Татар телендә иң яхшы электрон газета”, “Рус телендә иң яхшы электрон газета”, “Гаммәви мәгълүмат чарасының татар телендәге иң яхшы версиясе”, “Гаммәви мәгълүмат чарасының рус телендәге иң яхшы версиясе” кебек номинацияләрдә бәяләнәчәк.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2017 елның 1 августына кадәр кабул ителә. Бәйгенең нәтиҗәләре 30 ноябрьдән дә соңармыйча игълан ителәчәк. Бәяләгәндә жюри сайтның уңайлылыгына, яңартылуына, эчтәлегенә, социаль челтәрләр белән бәйләнешенә игътибар итәчәк. Бәйгенең гомуми приз фонды 288 мең сумны тәшкил итә. Һәр номинациядә җиңүчегә 48 мең сум күләмендә премия тапшырылачак. Шулай ук бәйгедә катнашучылар һәм җиңүчеләр үз сайтларында “Иң яхшы Интернет гаммәви мәгълүмат чарасы" бәйгесенең баннерын урнаштыру хокукына ия булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр