ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Татарстанда көн дәвамында томанлы һава торышы сакланачак

6 гыйнвар 2017, 11:44

Татарстанда көн дәвамында томанлы һава торышы сакланачак Көндез 1-6 градус салкын, юлларда — бозлавык, кар көртләре.

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”) Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының начарлануы турында хәбәр җиткерде.

Татарстан һәм Казан территориясендә 6 гыйнварда көн дәвамында томан булачак, күз күреме 500 метрдан да азрак тәшкил итәчәк.

Көндез кар явуы ихтимал, аерым районнарда юеш кар явуы һәм буран чыгуы мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба исә, урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчәючән җил чыгуы ихтимал.

Көндез 1-6 градус салкын. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр