ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән "ЛУКОЙЛ" компаниясе җитәкчелеге котлады

19 гыйнвар 2017, 16:49

Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән "Минем буын Сезне кешеләр мәнфәгатен ипләп һәм тирәнтен кайгыртуда лидер буларак кабул итә", – дип билгеләп үтелә Валерий Грайфер телеграммасында.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясе Директорлар советы рәисе Валерий Грайфер Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән котлады.

«Кадерле Минтимер Шәрип улы! Мин ышанам, Сез Татарстан һәм бөтен Россия хезмәтчәннәреннән бик күп ихлас җылы сүзләр ишетерсез. Сезнең Ватанның куркынычсызлыгын һәм тотрыклылыгын саклауда куйган эшчәнлегегезнең мөһимлеген бәяләп бетерү мөмкин түгел. Минем буын Сезне кешеләр мәнфәгатен ипләп һәм тирәнтен кайгыртуда лидер буларак кабул итә. Сезнең юбилей Сезне белгән бар кешеләр тарафыннан билгеләп үтеләчәк», – диелгән Татарстан Хөкүмәте рәсми порталында басылган котлау телеграммасы текстында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10