ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Йомшак нервалар белән хакимияткә килмиләр – Минтимер Шәймиев

23 гыйнвар 2017, 02:48

Йомшак нервалар белән хакимияткә килмиләр – Минтимер Шәймиев Татарстанның беренче Президенты 1990 елларда Татарстандагы хәлләр хакында документаль фильмда бәян итте.

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Йомшак нервалар белән хакимияткә килмиләр". Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Шаймиев. В поисках Тартарии" документаль фильмында шундый фикерен яңгыратты. Кинокартинаны бүген "Россия 1" телеканалында күрсәттеләр. Журналист Сергей Брилев тарафыннан гамәлгә ашырылган әлеге иҗади проект Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилей вакыйгасына багышлана. Фильмда аның биографиясе тарихтагы борынгы Тартария эзләре белән бергә үрелеп барып сөйләнә.

"Илдә үзгәртеп корулар башланган 1990 еллар җиңел булмады. Мин үз адресыма гаепләүләр һәм битәрләүләр дә аз ишетмәдем. Мин ачуланмыйм. Бөтен ил күтәрелде. Татарстанда милли хисләр дә бар, республика гади генә тарихлы түгел", – дип искә алып сөйләде республиканың беренче Президенты ХХ гасыр азагында Татарстанда булган вакыйгалар хакында.

"Төркем-төркем булып митингка чыгучыларга һәрвакытта да уңай җавап бирәсе килә. Алар үзләре таләп иткән әйберне ишетергә тели. Шул вакытта тыелып кала белергә кирәк. Әйе, аларга ошыйсы килә. Алар сиңа кул чаба, бу мизгелдә күккә чөя. Мин гел әйтеп киләм: йомшак нервалар белән хакимияткә килмиләр", – диде Минтимер Шәймиев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10