ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Спорт

Түбән Новгород өлкәсе татарлары Рөстәм Айдерханов истәлегенә IV биатлон ярышларына чакыра

23 гыйнвар 2017, 07:28

Түбән Новгород өлкәсе татарлары Рөстәм Айдерханов истәлегенә IV биатлон ярышларына чакыра Спорт ярышлары бүген төбәктә зур кызыксыну уятып, аның географиясе елдан-ел киңәя, төбәкара дәрәҗәгә чыга бара.

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Түбән Новгород өлкәсендә традиция буенча, кыш азагында, 22 февральдә Рөстәм Айдерханов истәлегенә багышлап, биатлон буенча районара турнир узачак. Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Чүмбәли авылындагы Кыр күлендә үткәрелүче бу турнир Рөстәм Айдерхановның туганнары, район хакимияте, җирле “Авылым хәбәрләре” газетасы һәм өлкәнең Татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан дүртенче тапкыр оештырыла, дип хәбәр итә татар мохтарияте. Быел да ярышларда Түбән Новгород өлкәсеннән, Татарстаннан, Мәскәүдән чаңгычылар һәм биатлон сөючеләр катнашыр дип көтелә.

Кызыл Октябрь районының Яшьләр палатасы рәисе булган Рөстәм Айдерханов фаҗигале төстә 2013 елның ноябрендә һәлак була. Аның истәлегенә дуслары, туганнары башлап җибәргән спорт ярышлары бүген төбәктә зур кызыксыну уятып, аның географиясе елдан-ел киңәя, төбәкара дәрәҗәгә чыга бара.

Спортны, сәламәт яшәү рәвешен таныту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатын тоткан әлеге ярышлар 22 февральдә 10.30 сәгатьтә башланачак. Ярышлар эстафета рәвешендә уздырыла, һәр дүрт этапның озынлыгы 1,8 чакрымга җитә. Эстафетада командалар дүрт кешедән торачак, анда ун яшьтән олырак булган теләгән һәркем катнаша ала. Оештыручылар бөтен катнашучыга да истәлекле бүләкләр әзерләгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10