ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Түбән Камада якташлары шагыйрь Разил Вәлиевнең 70 яшьлеген билгеләп үтәчәк

24 гыйнвар 2017, 06:31 , Фото: Салават Камалетдинов

Түбән Камада якташлары шагыйрь Разил Вәлиевнең 70 яшьлеген билгеләп үтәчәк “Җидегән чишмә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә шәһәрнең Халыклар иҗаты йортында үтәчәк.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). 3 февральдә Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, республиканың Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевнең юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. “Җидегән чишмә” дип исемләнгән кичә шәһәрнең Халыклар иҗаты йортында оештырылачак, дип хәбәр итә Түбән Кама хакимияте матбугат хезмәте.

Разил Вәлиев тумышы белән Түбән Кама районының Ташлык авылыннан. Быел 4 гыйнварда аңа 70 яшь тулды. Туган ягында үтәчәк юбилей кичәсендә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, татар эстрадасы җырчылары катнашыр дип көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10